Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда тарихи вакыйга: «Яңарыш» паркына алмагачлар утыртылды

Пионерлар туган көнендә район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге һәм ветераннар советы белән берлектә, алма бакчасы утырту буенча «Буыннар бәйләнеше бакчасы» чарасы уздырды.

 

Бу көнне салкынча булуга карамастан, "Яңарыш" паркында бик эссе иде! Ютазылылар биредә алмагач үсентеләре утыртты. Әлеге күркәм чарада илледән артык кеше катнашты. Барысы да – мәктәп укучылары, район ветераннар советы, яшь армиячеләр, район җитәкчелеге вәкилләре, эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы, дәүләт учреждениеләренең профсоюзы әгъзалары, мәктәпнең яшь урманчылары, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, гомумән, пионер оешмасына катнашы булган һәркем булачак бакчага үз өлешен кертте.

Чараны балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк Вәлиева пионер сәламләве белән ачты. Ул пионер оешмасының барлыкка килү тарихын искә төшерде һәм бергәләп һәр пионерга таныш җырны башкарырга тәкъдим итте. Җыелучыларны Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина да бәйрәм белән котлады. Аннары катнашучылар үсентеләр утыртуга кереште. Өлкән яшьтәгеләр мәктәп укучыларына агачларны ничек дөрес утыртырга кирәклеген өйрәтте. Чара дәвамында үзара дуслык мохите хөкем сөрде. Иң төп һәм мөһим максатка - буыннар дәвамлылыгы һәм яшьләрне уртак эшкә җәлеп итү максатына ирешелде!

- Чыннан да, Урыссуда бүген мөһим тарихи вакыйга булды. Еллар узгач, соклангыч алма бакчасы Ютазы халкын һәм район кунакларын яз көне шау чәчәкләре, ә көзен алсу алмалары белән сөендерер, дип өметләнәм. Һәм бу бит искиткеч, – ди балалар сәнгать мәктәбе педагогы Гөлчәчәк Вәлиева.

Анастасия МИХАЙЛОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев