Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуга эш сәфәре белән сәламәтлек саклау министры килде

Районга эш сәфәре белән ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде.

Сәфәрнең максаты – Урыссу үзәк район хастаханәсе, бүлекчәләрнең эшчәнлеге белән танышу иде.

Марсель Миңнуллинны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова озатып йөрде. Ведомство башлыгы кабул итү бүлегендә, хирургия бүлегенең операция блогында, функциональ диагностика кабинетларында, балалар, терапия һәм гинекология бүлекләрендә булды, шулай ук поликлиникадагы ремонт эшләре барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, биредә капиталь ремонт «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында уза. Министр кечкенә авылларда яшәүче һәр кешегә медицина ярдәме күрсәтүнең мөһимлегенә аерым басым ясады. Безнең районда, аерым алганда, әлеге мәсьәлә тиешле дәрәҗәдә куелган.

- Районда 19 фельдшер-акушерлык пункты һәм ике амбулатор учреждение эшли, - дип билгеләп үтте районның баш табибы. - Бер тәүлек эчендә 18 пациент кабул итү бүлмәсе аша үтә. Кагыйдә буларак, аларга беренчел медицина-санитар ярдәмне ФАП дәрәҗәсендә күрсәтәләр, анда квалификацияле фельдшерлар эшли.

Марсель Миңнуллин табибларның игътибарын ультратавыш тикшерү аппараты (УЗИ) һәм диагностика лабораториясе белгечләренең тәүлек әйләнәсе дежур торуын тәэмин итү зарурлыгына юнәлтте.

- Әгәр кеше, әйтик, ял көннәрендә кабул итү бүлегенә эләгә икән, - дип ассызыклады министр, - диагнозны вакытында куйган чакта кыйммәтле вакытны югалтырга мөмкин.

Ведомство башлыгы предприятие хезмәткәрләрен диспансерлаштыруга аерым басым ясады. Ул ассызыклаганча, бу мәсьәлә формаль характерда булырга тиеш түгел. Эшкә яраклы халыкның сәламәтлегенә мөнәсәбәт нормага әверелергә тиеш.

Поликлиниканың ремонт эшләрен карау барышында министр игътибарын проектның аерым өлешләренә юнәлтте. Бу финанслауны дәвам итү мөһимлеге дә, эш күләме дә, аерым мәсьәләләрне хәл итүнең максатка ярашлылыгы да. Мәсәлән, поликлиниканың лифт шахтасы бина төзелеше проекты буенча бар, ә менә лифт үзе урнаштырылмаган. Министр әлеге һәм башка сорауларны игътибарга алды. Әйтик, хирургия бүлегендә җиһазларны яңарту кирәк. Пациентларны ашыгыч рәвештә китереп җиткерү өчен мобиль мини-автобусның булуы да зарур.

Эш сәфәренә йомгак ясап, Марсель Миңнуллин үзәк район хастаханәсе эшенә уңай бәя бирде.

- Гомумән алганда, эш тиешле дәрәҗәдә алып барыла, - дип билгеләп үтте министр. - Әмма үлем күрсәткечен киметүгә тагын бер кат игътибар итәргә кирәк. Хатын-кызлар консультациясе карамагында йөкле хатын-кызлар белән психолог эшләве, әниләр мәктәбе булу күркәм күренеш. Компьютер томографы сурәтләренең күп булуы шулай ук яхшы күренеш, бу турыдан-туры тикшерү сыйфатына һәм тизлегенә тәэсир итә. Кадрлар мәсьәләсе дә яхшы куелган. Сезнең районда сәламәтлек саклау системасының кадрлар белән тәэмин ителеше 92 процент тәшкил итә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев