Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулылар Террорчылыкка каршы бердәмлек көненә кушылды

Кичә район үзәгенең “Гаилә” паркында, Террорчылыкка каршы бердәмлек көне кысасында, “Без Бесланны хәтерлибез һәм кайгырабыз” исеме астында Беслан корбаннары истәлегенә митинг узды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган чарада кеше кайгысына битараф булмаган өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнашты. “Өченче көн таңы бик күп заложниклар өчен соңгы көн булды... Террорчылар 334 кешене, шул исәптән 186 баланы һәм 15 укытучыны атып үтерде...” – митингны алып барган Гөлчәчәк Вәлиева һәм Николай Гребенюкның җан өшеткеч әлеге сүзләреннән, Илдар Әхтәмов башкаруында яңгыраган “Как хочется жить” җыры вакытында, мөгаен, бик күпләрнең күзләрен яшь элпәсе каплагандыр.

Беслан корбаннарын искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде, балалар һәм өлкәннәр кулындагы шәмнәр кабынды...

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Фотогалерея:http://yutazy.ru/photo/zhiteli-yutazinskogo-rayona-vo-vserossiyskoy-aktsii-diktant-pobedy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев