Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннарны торак белән тәэмин итү дәвам итә

Бүгенге көнгә район буенча 4210 квдрат метр торак эксплуатациягә кертелгән, планда - 7500 квадрат метр.

Торак сектор мәгълүматлары буенча күптән түгел субсидияләр (933 мең 600 сум) турында хәбәрне тагын 36 Бөек Ватан сугышы ветераны алган. Урыссу бистәсендә Көнчыгыш урамы буенча 22 ветеран өчен 11 ике фатирлы йорт төзеләчәк. Шуларның дүртесе инде төзелгән, берсен июльдә, тагын икесен - августта, дүртесен - декабрьдә эксплуатациягә кертү планлаштырыла. Моннан тыш, үз участокларында йортлар төзүдә субсидияләрне Урыссудан ике, Бәйрәкәдән ике, Салкын Чишмәдән бер ветеран үзләштерәчәк. Солнечный микрорайонындагы күп фатирлы йортта сигез ветеран үзенең торак шартларын яхшыртачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев