Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветеранның туган көне

Шушы көннәрдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнебай Миңнекәев туган көнен билгеләп узды.

Район советы аппараты җитәкчесе Г. Латыйпова, район ветераннар советы рәисе З. Глушкова, шулай ук Урыссу тимербетон эшләнмәләре заводы вәкилләре С. Ямаева һәм З. Кашапова ветеранны тәбрикләргә килде. Аңа күп җылы теләкләр белдерелде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Миңнебай Миңнекәй улы актив тормыш рәвеше алып бара, туган районының иминлеге өчен тырыша. Кунаклар ветеранның Урыссу тимербетон эшләнмәләр заводында үткән хезмәт юлы турындагы кызыклы хатирәләрен игътибар белән тыңладылар. Шунысы күңелле, заводта да аны яхшы сүзләр белән искә алалар. Ул әле дә яшьләргә киңәшләр бирә, тәҗрибәсе һәм белеме белән уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X