Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Восток” ТМШ эшчеләре өчен икенче дәрәҗәдәге эшләр юк

“Восток” торак милекчеләре ширкәте хезмәтчәннәре бу атнада Пушкин урамындагы 40 санлы йорт подъездларын ремонтлый башлады.

Без килгәндә, слесарьләр иске газ торбаларын кисү, ә маляр-штукатурлар Светлана Гыйззәтуллина һәм Наташа Закирова подъездларда косметик ремонт ясау белән мәшгуль иде.

ТМШ идарәчесе Рамил Канзафаров әйтүенә караганда, әлеге йортта эшне тәмамлау белән дә ремонт эшен Ленин урамындагы 20 санлы йортта дәвам итәчәкләр.

Быел ТМШ көче белән Урыссу бистәсенең Муса Җәлил урамындагы 6а санлы йорт подъездларында тулы күләмдә агымдагы ремонт ясалган, өлешчә түбә төзекләндерелгән. Урыссу урамындагы 24 санлы биш катлы йорт подъездларында да агымдагы ремонт башкарылган.

Сантехника һәм коммуникация уңайлыкларын ремонтлау буенча да берникадәр эш башкарылган. Горький урамындагы 6 һәм 8 санлы йортларда фатирлардан электр счетчиклары подъездларга чыгарылган. Урыссу урамындагы 22 санлы йорт подвалында тулы күләмдә салкын су линиясе яңартылган. Болын урамындагы 29 санлы йортта да шушы ук эшне башкару күз уңында тотыла.

“Восток” торак милекчеләре ширкәте эшчәнлеге турында тулы язма белән район гәҗите битләрендә танышырга була.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев