Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елның беренче гаиләсе

Раштуа бәйрәме алдыннан, 6 гыйнварда, башкарма комитетның загс бүлеге 2012 елның беренче никахын теркәде.

Бу көнне Акбаш мәктәбенең яшь мөгаллимнәре - информатикадан, белем бирүче Гөлия Камалиева һәм рәсем укытучысы Илнур Әхмәтҗанов өйләнештеләр. Шул рәвешле Әхмәтҗановлар фамилиясе астында яңа гаилә туды. Гөлия тумышы белән Кәрәкәшледән. Яшьләр икесе дә 1988 елда туганнар, Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлаганнар. Яшь белгечләр булып туган җирләренә әйләнеп кайтканнар.

Яшь гаиләне никахлары белән район советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлек әгъзасы Сәгадәтулла Төхбәтуллин котлады. Имин гомер еллары теләп, ул аларга район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев