Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яраткан Ютазыбызга - 100 ел

Ютазы авылының йөз еллык юбилее уңаеннан зур бәйрәмне узган шимбәдә анда яшәүчеләр һәм кунаклар билгеләп үтте.

Юбилейны үткәрүгә әзерлек күптәннән һәм нигезле алып барылды. Әлеге түгәрәк датага авыл район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге тырышлыклары белән генә түгел, күп кенә ютазылылар тырышлыгы белән дә яхшы якка үзгәрде. Тырыш хезмәт бушка китмәде. Бәйрәм тамашалы, истә калырлык һәм якты булды.
Авыл мәдәният йорты фойесында күргәзмә оештырылган иде, аның экспонатларын бәйрәм кунаклары кызыксынып күзәтте. Биредә агачны уеп бизәкләр ясаучылар эшләре күргәзмәсе әзер-ләнгән иде, аның экспонатларын бәйрәм кунаклары кызыксынып карады: агач мәчет, гөмбәзләре күп булган зур чиркәү, аю, төрле шкатулкалар, сыннар уелган киштәләр, вазалар, тәлинкәләр, кашыклар һәм башкалар тәкъдим ителде.
Тантаналы чаралар хоккей кортын рәсми ачудан башланды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев авыл халкын юбилей белән котлады һәм нефтьчеләрнең кыйммәтле бүләгенә рәхмәт белдерде. "Без әлеге күркәм спорт объекты Ютазы авылына һәм районыбызга көчле хоккей командасы бүләк итәчәгенә һәм, тулаем алганда, спортның авыл өчен яңа булган уен төрләрен үстерүгә булышлык итәчәгенә өметләнәбез". Корт ишеге янындагы ал тасманы Нуриев үзе, шулай ук Ютазы авыл җирлеге башлыгы Наил Җәләев һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин кистеләр. Биредә бәйрәм кунакларын күрсәтмә чыгышлары белән Ютазы спортчылары - боксчылар, футболчылар, хоккейчылар, баскетболчылар сәламләде.
Авыл мәдәният йорты каршында милли киемнәрдәге кызлар бәйрәм кунакларын данлыклы Ютазы кымызы, ипи-тоз, чәкчәк белән сыйладылар һәм матур тамаша күрсәт-теләр. Ютазылылар алдында бизәлгән коляскаларда нәниләре белән яшь әниләр, булачак беренче сыйныф укучылары һәм чыгарылыш сыйныфлар вәкилләре - кыскасы, авылның киләчәге узды. Ютазылыларның сөенечләре җырларында, биюләрендә һәм куанычлы елмаюларында чагылды. Һәркем авылдашын тәб-рикләүне үзенең бурычы дип санады. Күпчелек ютазылылар өчен авыл мәдәният йорты каршындагы сәхнәдә татар эстрадасының танылган җырчысы Фирдүс Тямаев һәм башка артистлар чыгыш ясаган вакытта, мәдәният йорты бинасында төп тантана барды. Ютазылыларга бәйрәм кәефен "Ютазы йолдызлары" бию коллективы, Азнакайдан "Квартет" вокаль ансамбле, "Кичке җыр" ансамбле, шулай ук Әлмәттән эстрада бию хореографик төркеме бүләк итте. Зур бәйрәм концерты күп санлы котлаулар һәм бүләкләүләр белән аралаштырылып барды.
Ютазылылар белән бәйрәм шатлыгын уртаклашу өчен күп санлы хөрмәтле кунаклар килде. Республиканың Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев авыл халкын җылы котлады, кайберәүләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатларын тапшырды. Алар - "Вафауллин" КФХ башлыгы Альберт Вафауллин, хезмәт ветераны Рафаэль Халиков һәм Акбаш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Фәйрүзә Әхмәтова. ТР Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын хезмәттә аерылып торган ютазылыларга республика буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе, безнең районның кураторы Нурислам Хәбипов тапшырды. Әлеге бүләккә "Электросоединитель" ААҖ генераль директоры урынбасары Назиф Шәйдуллин, "Электросоединитель" ААҖның слесарь инструментчысы Александр Рузанов, Урыссу ГРЭСының казан-турбина цехы казан бүлегенең смена начальнигы Вячеслав Шепталин лаек булдылар, ә Татарстан Респу-бликасы Энергетика министрлыгының мактау грамотасы белән "Урыссу химия заводы" ЯАҖ генераль директоры Вячеслав Матвеев бүләкләнде. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры рәхмәтенә Урыссу тимер юл станция-се начальнигы урынбасары Наталья Тимошина һәм Урыссу тимер юл станция-сенең поездлар төзүчесе Евгений Полухин лаек булдылар.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев үзенең котлау сүзендә юбилей уңаеннан башкарылган эшнең аерым әһәмиятен ассызыклады. Бу җәһәттән, дип саный Нуриев, элекке район башлыгы, бүгенге көндә күрше Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәй-дуллинның өлеше зур. Ул рәхмәт сүзләрен әйтеп, Марсель Зөфәр улына Ютазы район советының мактау грамотасын тапшырды. Моннан тыш, бу бүләккә юбиляр авылда туып үскән һәм аның алыштыргысыз химаячеләре булган "Татвтормет" ҖЧҖ хуҗалары Рөстәм Асылгәрәев һәм Илдар Җиһангиров, хезмәт ветераннары Зәрия Садыйкова, Альберт Насыйбуллин, шулай ук Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов лаек булдылар. Район башлыгының рәх-мәт хатларын Рөстәм Мидхәт улы хезмәт ветераны Фатыйх Зәйнуллинга, 124 санлы Ютазы һөнәри училищесы директорының укыту-производство эше буенча урынбасары Мансур Вәлиуллинга һәм шәхси эшмәкәр Сирень Хөснетдиновка тапшырды.
Ветераннарның һәм элекке Ютазы авыл җирлеге башлыкларының авылда яшәүчеләр хакына керткән өлешләрен район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова билгеләп үтте. Алар - Әнис Галиев, Ландыш Ганиева, Рәсим Бәдриев һәм Нәкыя Шәрәфиева. Моннан тыш, предприятиеләр һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре булган хезмәт ветераннары, хөр-мәт белән телгә алынды. Алар - Ютазы авылы һәм Ютазы районы үсешенә зур өлеш керткән Раил Гәрәев, Тәлгать Рәфыйков, Сәгадәтулла Төхбәтуллин, Җә-милә Исмәгыйлова һәм Ринат Иксанов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов педагогик хезмәт ветераннарын: Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Фәния Әхмәтшинаны, Ютазы авылының элекке балалар бакчасы мөдире Гөлчәчәк Нәҗмиеваны, халыкара класслы спорт мастеры, чаңгыда узышу буенча бөтендөнья универсиадаларында җиңүче Рузалин Бакиевның беренче тренеры, танылган Спартак Вахитовны котлады. Моннан тыш, Андрей Николаевич алар аркасында Ютазы авылы җиңүчеләре саны тотрыклы рә-вештә тулыланган авылның спорт эшлеклеләрен билгеләп узды. Алар -"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең гер спорты буенча тренер-укытучысы, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, чаңгыда узышу буенча тренер-укытучы Таһир Гыйздетдинов, бокс буенча тренер-укытучы Владимир Добрин һәм бокс буенча республика чемпионы Илдар Әбсәләмов.
Район җитәкчелегенә һәм барлык ютазылыларга үз котлауларын Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов җиткерде. Ул авыл халкына бүләкләр тапшырды һәм әлеге данлы юбилей уңаеннан изге теләкләрен җиткерде. Шуның белән чараның тантаналы өлеше ахырына якынлашты, ә халык күңел ачулары кичкә кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев