Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшәү көче өстиләр

"Без - Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче Ахунҗан һәм Нәсимә Исхаковлар, коляскада хәрәкәт итүче инвалидлар, кешеләр ярдәменә мохтаҗбыз", - дип язылган редакциягә җибрелгән чираттагы хатта. "Авыр чакта күрше-күлән, туганнар хәл белешә. Ә иң куадырганы - яшь буын. Кәрәкәшле мәктәбенең 6 сыйныф укучылары гел килеп, эшләребездә ярдәм итешеп торалар. Салкын кышта да,...

"Без - Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче Ахунҗан һәм Нәсимә Исхаковлар, коляскада хәрәкәт итүче инвалидлар, кешеләр ярдәменә мохтаҗбыз", - дип язылган редакциягә җибрелгән чираттагы хатта.

"Авыр чакта күрше-күлән, туганнар хәл белешә. Ә иң куадырганы - яшь буын. Кәрәкәшле мәктәбенең 6 сыйныф укучылары гел килеп, эшләребездә ярдәм итешеп торалар. Салкын кышта да, язгы пычракларда да безнең янга балкып килеп керәләр, әби-бабай, ни хәлләрегез бар, ничек яшисез, дип сорашалар. Аларның сыйныф җитәкчесе - Фәридә Илдус кызы Насыйрова. Шулай ук әлеге балаларны әби-бабалары, әти-әниләре, укытучылары шулай мәгънәле, игътибарлы, ихтирамлы итеп тәрбияләгән. Алар бәйрәмнәрдә дә безнең кунаклар. Менә Җиңү көнендә дә бүләкләр белән килеп, котлап киттеләр. Куанычтан күзләребезгә яшьләр тулды. Мондый ихтирам-игътибар безгә яшәргә, авыртуларыбызны җиңеләйтергә көч бирә. Андый балалар бәхеткә ирешер, картлык көннәрендә ата-аналарына ярдәмчеләр, шәфкатьле тәрбиячеләр булып үсәр, дип ышанып калабыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев