Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләр паркы киңәя

Солнечный микрорайонында булачак яшьләр паркы зурайганнан зурая бара. Өч көн дәвамында волонтерлар отряды биредә яшь үсентеләр утырта.

Агымдагы елның җәендә Урыссу яшьләре әлеге эшне башлаган иде инде. Һәм хәзер аны төрле предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре дәвам итте. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылган "Агач утырт" акциясе "Без - битараф булмаган кешеләр районы" дип аталган волонтерлар хәйрия марафонының бер өлеше булып тора. Мәсәлән, яшьләр һәм өлкәнрәк буын ярдәмчеләре булачак бульварда юкә һәм миләшнең яшь үсентеләрен - барлыгы 340 данә агач утырттылар. Ә кичә биредә су сибү оештырылды. Паркта ылыслы агачлар язын утыртылыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев