Искекаразиреклеләр Республика көненә багышлап Яшьләр урамы бәйрәмен үткәргәннәр.
Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Котдусова хәбәр итүенчә, әлеге көнгә әзерлек күпкә алдан башланган. "Иң күп кош-корт асраучы", "Урамның аш-су остасы", "Урамның оста кулы", "Иң чәчәкле бакча", "Иң төзек ихата" һәм башка бәйгеләр игълан ителгән һәм үткәрелгән. Бәйрәмдә, конкурсларга нәтиҗәләр ясап, Гүзәлия Рәсим кызы җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Эшкә депутатлар да кушылды. Мәсәлән, урам депутаты Илгизәр Мөхәммәтов, авыл халкын бәйрәм белән котлап, каразиреклеләргә үз теләген җиткерде: биредә яшь агач үсентеләре утыртып, көзен урамны яшелләндерергә. Тантаналы котлаулардан соң урамда яшәүчеләр камыр ризыклары белән чәй эчте, җырлар һәм биюләр башкарды.
Нет комментариев