Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләргә – ирекле отрядлар турында

Чәршәмбе көнне утырышлар залында Ютазы районының эшләүче яшьләренең киңәшмәсе үтте.

Киңәшмәне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече Елена Горбачева һәм Казан шәһәренең студент хезмәт отрядларының республика үзәге дәүләт учреждениесенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Карина Кадыйрова уздырдылар. Карина Камил кызы алкогольнең һәм тәмәке тартуның зыяны турында кисәтү лекциясе укыды, "ЗдорОво Живем" республика проекты турында сөйләде. Моннан тыш, ул ирекле отрядлар тормышыннан һәм волонтерлар хәрәкәте эшчәнлегеннән кызыклы очракларны бәян итте. Ул шулай ук традицияләр һәм акцияләр турында сөйләде. Очрашу барышында район яшьләре күп яңа нәрсәләрдән хәбәрдар булды һәм Казанның ирекле отрядлары белән аралашу һәм хезмәттәшлек итү мөмкинлегеннән максималь дәрәҗәдә файдаланырга карар кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев