Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йорт җылы булсын өчен

Өлкән яшьтәгеләр декадасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре "Җылы йорт" хәйрия акциясен үткәрергә планлаштыра.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү директоры Д. Батырова сүзләре буенча, әлеге акция торакны көзге-кышкы чорга хәзерләүгә юнәлтелгән. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә тәрәзә рамнары кую, тәрәзәләрне һәм ишекләрне җылыту кебек эшләрдә ярдәм күрсәтәчәк. Моннан тыш, "Чиста йорт" һәм "Чиста түтәл" акцияләре кысаларында йорт яны территориясен тәртипкә китерү, уңыш җыю планлаштырыла. Шуны искәртәбез, үзәктә 197 өлкән яшьтәге граждан исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев