Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйрәтелгән – димәк котылып калган

Республикада яшәүче һәрбер кеше, аның белән берәр хәл була калса, ярдәмнең кыска вакыт эчендә килүенә ышанырга тиеш.

Октябрь башында Россиянең гражданнар оборонасы барлыкка килүенең 80 еллыгы билгеләп узыла. Бу көннәрдә бөтен республика буенча гражданнар оборонасы ветераннарына игътибар күрсәтелде, тренировкалар, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү максаты белән киң масштаблы өйрәнүләр узды. Хәзерге вакытта гражданнар оборонасы - хәрби хәрәкәтләрне алып барганда, шулай ук табигый һәм техноген төрдәге гадәттән тыш хәлләр килеп туганда халыкны әзерләү һәм яклау, матди, мәдәни кыйммәтләрне куркынычлардан саклау буенча чаралар системасы. Бүген теләсә нинди дәрәҗәдәге җитәкченең дә гадәттән тыш хәлне белеп, аны кисәтә алуы зарур. Штаттан тыш авария-коткару формированиеләре командирлары, авария-коткару эшләрен үткәргәндә, кул астындагы кешеләр белән идарә итә белергә тиеш. Эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең коткару җайланмаларыннан, шәхси коткару чараларыннан файдалана белүләре, медицина ярдәмен күрсәтә алулары мәҗбүри. Мәктәп укучыларының һәм студентларның ашыгыч эвакуация юлларын белүләре, медицина ярдәмен күрсәтә алулары, алган белемнәрен янәшәдәгеләргә, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә тапшыра алулары мөһим. Әлбәттә, республика халкына әлеге белемнәрне гамәлдә кулланырга туры килмәвен телисе килә. Әмма без әзер торырга бурычлы. Һәрбер кеше көчле җил булганда, тәрәзәләр янында торырга ярамаганын, бинадан чыкмау кирәклеген, ишегалдында бөтен авыр әйберләрне алып кую зарурлыгы турында белергә тиеш. Көчле салкыннарда торак пунктлар чикләреннән тыш чыгуны булдырмау таләп ителә, балаларның бары тик өлкән яшьтәгеләр янында гына булулары зарур. Шулай ук без елга янында, һәм бигрәк тә яңгыр яуганда, палаткалар кормаска һәм төнлә машиналарда кунмаска, кешеләр үз белдекләре белән ясаган җылыту җайланмаларыннан файдаланмаска, ачык электр үткәргечләр янында тормаска киңәш итәбез. Әлеге таләпләрне үтәү гадәттән тыш хәлләр туган очракта аерым әһәмияткә ия була, аларны үтәү гомерне саклап кала. Өйрәтелгән - димәк котылып калган.
Халык игътибарын шуңа юнәлтәсе килә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, иң беренче чиратта, - гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару өлкәләрендә эш итү координаторы. Техника һәм кешеләрнең төп өлеше предприятиеләрдә һәм оешмаларда тупланган. Республикада, кирәк булган очракта районнарга да чыккан, сигез махсуслаштырылган эзләү-коткару отряды тупланган. Коткаручылар унбиштән артык эш төрен уздыруга аттестация үттеләр - водолаз, альпинист эшләрен башкару, вертолет асылмалы баскычыннан эшли белү, парашютта сикерүгә әзерлек, газ үткәргечле мохиттә эш башкару, махсус өйрәтелгән этләр ярдәме белән зыян күрүчеләрне эзләү... Бәлагә юлыккан очракта, ярдәм кыска вакыт эчендә күрсәтеләчәк. Халык әйтүенчә, Аллаһы Тәгалә сакласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев