Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы халкы тагын бер кат булачак пляж турында әңгәмә корды

Кичә район мәдәният йорты территориясендә район халкы иске карьерны үзгәртеп ясау темасына Казан архитекторлары белән “түгәрәк” өстәл уздырды.

 

Чарада иҗтимагый оешма активистлары, Яшьләр парламенты әгъзалары, укытучылар, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар катнашты. Алар иске карьер ярын төзекләндерү һәм пляж ясау буенча узган беренче очрашуда әйткән фикерләрне тагын бер кат яңгыратты. Алар пляжның куркынычсызлык шартлары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. Урыссулылар автотукталышны түләүле итү тәкъдиме белән чыкты. Чөнки пляжны карап тотуның үз чыгымнары булачак.
Иске карьер ярын үзгәртеп ясау республиканың иҗтимагый киңлекләр программасы буенча өч ел дәвам итәчәк.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев