Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы мәдәният учреждениеләре – грант ияләре

Әбсәләм авыл мәдәният йорты һәм Иске Урыссу авыл китапханәсе– Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендәге иң яхшы авыл мәдәният оешмалары дип танылды.

Әбсәләм авылы клубының республика дәрәҗәсендә танылуы өчен зур нигезне “Сердәш” халык фольклор ансамбле тудырды. Коронавирус пандемиясе аркасында ил күләмендә игълан ителгән карантин шартларында да җыр-моңга үлеп гашыйк булган үзешчән артистлар иҗади тормыштан читләшми. Алар мөмкин булган барлык онлайн бәйге-фестивальләрдә актив катнашуны дәвам итә һәм мактаулы урыннар яулый. Шуларның соңгысы 19 июльдә генә әле булып узды. Сердәшлеләр “Тихая моя Родина” видеоязмалар буенча Халыкара дистанцион халык иҗаты бәйгесендә катнашты һәм “Халыкча җырлау” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән билгеләнде.
Республика бәйгесендә откан 100 мең сум грант хисабына Әбсәләм авыл клубы хезмәткәрләре сәхнә костюмнарын һәм музыка аппаратурасын яңартуны күздә тота. 
Агымдагы елда Татарстан Республикасы авыл җирлекләре арасында иң яхшы китапханә дип Иске Урыссу авыл китапханәсе һәм Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре дип аның мөдире Гөлнара Йосыпова танылды. Сүз уңаеннан, Иске Урыссу авыл китапханәсе мондый грантны икенче тапкыр ота. Беренче тапкыр ул 2014 елда лаек булды.
Илмира ГАЛИЕВА, фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X