Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы педагоглары яңа уку елына яңа бурычлар билгеләде

Бүген Урыссу гимназиясе базасында Ютазы район мәгариф хезмәткәрләренең традицон август киңәшмәсе үтте.

 

Чара эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге начальнигы Святослав Гусев, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Самонина катнашты.
“Белем бирүне санлы трансформацияләүнең актуаль юнәлешләре: традицион белем бирү үсешенең перспективалары һәм мөмкинлекләре” темасына багышланган чарада төп доклад белән чыгыш тоткан район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева 2019-2020 уку елында ирешкән уңышлар турында сөйләде, кимчелекләрне тәнкыйть итте. Хезмәттәшләре алдына яңа бурычлар билгеләде.
Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләрне формалаштыру чарасы буларак “Үсеш ноктасы” үзәгенең эшчәнлеге белән тыныштырды. Урыссу гимназиясенең инглиз теле укытучысы Зөлфия Иламова үз дәресләрендә цифрлы программаларны иркен файдалануы буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты. Урыссуның 7 санлы балалар бакчасы мөдире Фирүзә Ганиева, билингваль балалар бакчасы буларак, үз оешмаларының эшчәнлеге турынды чыгыш тотты.
Педагогик конференция котлаулар церемониясе белән тәмамланды. Алдынгы педагоглар, быел тәүге тапкыр мәгариф оешмаларына эшкә килгән яшь укытучылар һәм фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар бүләкләнде.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев