Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы юбилеена хоккей мәйданчыгы әзер

Узган эш атнасында бюджет учреждениеләре һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләре төркеме элекке район үзәген төзекләндерүгә үз өлешләрен кертте.

Озак көтелгән спорт объекты - яңа универсаль хоккей мәйданчыгы авыл мәдәният йорты һәм Ютазы авылы мәчете арасына урнаштырылды. Тиздән авыл мәктәп укучылары биредә кышын хоккей уйный һәм тимераякта шуа алалар, җәен исә футбол, баскетбол һәм хәтта теннис уйнарга мөмкин булачак.
Объект тәмамланган булсын өчен кортның планировкасын башкару мөһим иде. Авылны төзекләндерү буенча киңәшмәләрнең берсендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев объектта өмә оештырырга тәкъдим итте. Әйтелде һәм эшләнде. Ул эш барышын шәхсән контрольдә тотты һәм туфрак җәюдә актив катнашты. Бу җәһәттән шулай ук "Төзекләндерү" МУП техникасы файдаланылды.
Өмә вакытында әлеге хезмәткә җәлеп ителгән кешеләр корт периметры буенча алты йөк машинасы кара туфрак җәйделәр. Бу 40 кубометр диярлек сыйфатлы җир. Соңрак биредә күпьеллык үлән чәчү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев