Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар кыш белән саубуллаштылар

Узган шимбәдә район үзәгендә кыш белән саубуллашу чарасы үтте.

Иртәннән мәдәният йорты ягыннан дәртле көйләр агылды. Билгеләнгән вакытка урыссулылар барлык кагыйдәләре буенча кышны озатырга җыйналды. Тамашачылар өчен ярышлар, уеннар, күңел ачулар оештырылды. Кунаклар артистларга кушылып җырлар башкарды, бау тартышты, тәмле коймактан һәм кайнар чәйдән авыз итте. Җырлары һәм биюләре белән "Истоки" халык хоры һәм "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле күңелләрне күтәрде. Мәдәният бүлеге артистлары катнашында музыкаль номерлар башкарылды. Бәйрәмне оештыручылар тамашачылар ихлас күңел ачсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән. Коймак бәйрәмен боек уздырган кешегә ел дәвамында уңыш елмаймаячак дип саналган. Чара ахырында, әйлән-бәйлән уйнап, Кыш карачкысы яндырылды. Сүз уңаеннан, славян халкының яраткан бәйрәмен Алабакүл авылында һәм Урыссудагы 4 санлы мәктәптә дә билгеләп үттеләр. Өлкәннәр, балалар белән бергә әйлән-бәйлән әйләнде, көчлелектә һәм җитезлектә ярышты, җырлар башкарды, халык уеннарын уйнады һәм күпереп пешкән тәбикмәктән һәм кайнар чәйдән авыз итте.

Бәйрәм тарихыннан

Май чабу яки коймак бәйрәме (масленица) - халык календарендагы иң шау-шулы һәм күңелле бәйрәм. Аның вакыты үзгәреп тора, һәм агымдагы елда Пасха бәйрәменең кайчан үткәрелүенә бәйле. Кышны озату - яңа туган кояшны каршылау. Шуңа күрә әлеге борынгы бәйрәмнең билгесе - Кояш кебек үк түгәрәк белен.

Фотоларны ФОТОГАРЕЯДӘН карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев