1 сентябрьдән йөк ташу документларын электрон форматта куллану мәҗбүри булачак
2026 елның 1 сентябреннән башлап, 140 номерлы Федераль закон нигезендә, барлык йөк ташу документлары электрон форматта булырга тиеш.
Бу яңалык автомобиль, һава һәм тимер юл аша башкарыла торган йөк ташуларның барысына да кагылачак. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә.
Электрон форматка экспедиция документлары (экспедиторга йөкләмә, экспедитор һәм склад квитанцияләре), һава транспорты өчен йөк квитанцияләре, транспорт квитанцияләре, шулай ук йөк ташу өчен заказлар (гаризалар) күчәчәк.
Йөк җибәрүче, ташучы һәм алучы — бу эшчәнлектә катнашучы һәркем өчен электрон документлар белән эшләү мәҗбүри булачак. Дәүләт мәгълүмат системасына (ГИС ЭПД) кертелгән документлар Россия Транспорт министрлыгы тарафыннан расланган оператор аша эшкәртеләсе. Системага керү махсус операторлар аша башкарыла, аларның исемлеге министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган. Бу операторларның эшчәнлеген Россия Федераль салым хезмәте күзәтә.
Салым хезмәте бизнес вәкилләренә пилот режимында булган хезмәттәшлекләрне бүген үк электрон форматка күчерүне тәкъдим итә.
Бу юнәлешне тирәнтен аңлау өчен, 2026 елның 25 мартында, 10:00 сәгатьтә узачак бушлай вебинарда катнашырга чакырабыз. Вебинарның темасы: «Электрон ташу документларын куллануга күчү». Анда бизнес һәм хакимият органнары вәкилләре катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев