Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2026 ел башыннан бирле Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналарына 7 меңнән артык өстәмә ял көне өчен компенсация түләде

Сәламәтлекләре чикләнгән балаларның ата-аналарына ай саен өстәмә 4 ял көне бирелә.

Бу ял көннәре өчен түләүне эш бирүче, ата-ананың уртача эш хакын исәпкә алып, үз өстенә ала, ә ул чыгымнарны Казан буенча Социаль фонд бүлеге каплап бара. Быелның башыннан бирле фонд бүлеге мондый өстәмә ял көннәре өчен 297 миллион сумнан артык акча юнәлткән.

Түләүле ялны ата-аналарның берсе генә ала ала. Бу очракта икенчесенең рәсми рәвештә эшләү-эшләмәве мөһим түгел. Мәсәлән, әни бала карау ялында булса яки хезмәт итмәсә, дүрт көнлек ялны эшләп йөрүче әти дә куллана ала.

Өстәмә ял көннәрен рәсмиләштерү өчен ата-аналарның берсе (опекун яки попечитель) эш бирүчегә язмача гариза бирергә тиеш. Әгәр ике ата-ана да эштә икән, гаризага икенче ата-ананың бу ял көннәрен кулланмавы яки өлешчә куллануы турында белешмә дә өстәргә кирәк. Ял көннәрен ата-аналар арасында бүлеп яисә аларның берсе генә куллана ала.

Ял көннәрен айлык таләп буенча яисә календарь елга 24 көнгә кадәр туплап, берьюлы да алырга мөмкин. Әмма мондый очракта, ялны берьюлы куллану графигын эш бирүченең ризалыгы белән килештерергә кирәк. Тупланган ял көннәрен ел дәвамында кулланырга тиеш, киләсе елга күчереп яки акчалата компенсацияләү мөмкин түгел.

"Өстәмә түләүле ял көннәре, ел саен бирелә торган ял, хезмәт хакын сакламыйча бирелгән ял, яисә 3 яшькә кадәрге бала карау ялында булганда, бирелми. Шул ук вакытта икенче ата-ананың 4 өстәмә түләүле ял көне алу хокукы саклана", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль ярдәм, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны СФР сайтында, шулай ук MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация өчен, гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына шалтырата ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев