Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Илебездә, 1991 елдан башлап, Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм көн түгел, ә сәяси репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән кешеләрне искә алу көне. Шушы уңайдан 30 октябрьдә илебездә кайгы акцияләре, хәтер дәресләре үткәрелә.

Әлеге датага бәйле рәвештә, Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда да “Репрессияләнгән авылдашлар: шагыйрь Сирин” дип аталган күрсәтмә лекция уздырылды. Лекциядә катнашкан Кәрәкәшле мәктәбе укучылары шагыйрь Сирин Батыршинның тормыш юлы һәм иҗаты, сорау алу протоколлары, сак астына алу турындагы карар белән, шулай ук репрессия корбаннары булган авылдашларыбызның тормыш юллары белән таныштылар.

Миляуша Каримова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев