Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Адәм баласын пирамидалар кызыксындыра

Финанс культурасы булмау еш кына шикле кредит кооперативларына салынган акчалардан процентлар алырга карар иткән кешенең җитди проблемалары сәбәбе булып тора.

Туксанынчы елларда халыкны төп башына "Хопер" белән МММ финанс пирамидалары утырткан иде инде. Әмма узган елларның ачы тәҗрибәсе тиз генә баеп китәргә карар итүчеләрне туктатмый. Әлбәттә, безнең район кебек провинциядә яшәүчеләрне эшләп тапканы яшәү минимумына җитәр иде. Ирекле акчасын "үрчетү" юлларын эзләмәсә дә… Шул ук вакытта кайберәүләрнең ышанучанлыгы чын мәгънәсендә таң калдыра: күршесе яңа оешкан кредит конторына ике нульле купюраны илтеп, берникадәр вакыттан соң алар өч нульлегә әйләнеп кайтачакларын ишетеп, ул күршесенең гамәлен кабатлый. Реаль процентларга тиз һәм күп акча вәгъдә итүче "игелекле" затлар аз түгел. Клиентларны кредиторның акча салучыларга процент түләү өчен каян акча алачагы кызыксындырмый. ТРның Куркынычсызлык советы мәгълүматлары буенча, илдә бүген 3,5 мең кредит кооперативы теркәлгән, шуларның өч йөздән артыгы - безнең республикада. Әлбәттә кешене беркем дә еллар буе туплаган маясын Казан яки Чаллы кредит кооперативларының берсенә илтеп салудан тыя алмый. Шулай да кредит конторасыннан аның вәгъдә ителгән процентларны каян алачагы турында сорау артык булмас иде. Мөгаен, табышларның югары булачагы турында фикер өстенлек итәр. Кыскасы, нинди дә булса кредит конторасына акчагызны ышанып тапшырганчы, аның эшчәнлеге турында төрле чыганаклардан белү комачауламас.

- Дәүләт реестрына кертелгән оешмалар белән бергә, финанс базарларында үзләрен кредит кооперативлары һәм микрофинанс оешмалар дип таныткан, әмма чынлыкта андый булмаган, кредит кооперативлары һәм микрофинанс оешмалар барлыкка килә. Банкныкы булмаган кредитлау артында меңнәрчә кешенең мәнфәгатьләре ята. Шуңа күрә без гражданнарны уяулык саклау турында кисәтүдән туктамыйбыз. Әгәр сез барыбер мошенниклар кулына эләккәнсез икән, кичекмәстән полициягә гариза языгыз. Банкныкы булмаган кредитлау базары тиз үсә. Финанс базарларына күзәтчелек итү белән вазгыять даими рәвештә нормальләшә. Җайга салучы буларак, Үзәк банк, хокук тәртибен саклау органнары вакыты белән бу өлкәдә тәртип урнаштырачак һәм микрофинанс оешмалар, кредит кооперативлары Россия финанс системасында аларга цивилизацияле илләрдә бирелгән урын кебек урынны алачак, - дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасының Куркынычсызлык советында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев