Аерым янгынга каршы режим урнаштырылды
Җәмгыять

Аерым янгынга каршы режим урнаштырылды

15 декабрьдән республикада аерым янгынга каршы режим кертелде.

Режим Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән расланды һәм 2014 елның 1 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Режим гамәлдә булган чорда пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, җылыту-энергетика комплексы объектларыннан бер чакрымнан якын һәм торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күп җыела торган урыннардан 300 метрдан якын файдалану тыела.


Нет комментариев