Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Агач утырт

Агач утырт Район үзәгенең Пионер урамы буенча Урыссу бистәсенең өч буыны балалар мәйданчыгында агач утыртты. Әлеге "Буыннар бәйләнеше" дип аталган акцияне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә Россия пенсионерлары берлегенең җирле бүлеге оештырды. Акциянең исеме очраклы рәвештә сайланмаган, чөнки Пионер урамы буенча урнашкан йортта яшәүчеләр, эшли торган яшьләр...

Агач утырт

Район үзәгенең Пионер урамы буенча Урыссу бистәсенең өч буыны балалар мәйданчыгында агач утыртты.

Әлеге "Буыннар бәйләнеше" дип аталган акцияне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә Россия пенсионерлары берлегенең җирле бүлеге оештырды. Акциянең исеме очраклы рәвештә сайланмаган, чөнки Пионер урамы буенча урнашкан йортта яшәүчеләр, эшли торган яшьләр белән беррәттән, әлеге ишегалдында торучы яшь балалар да көч куйды. Чараның инициаторы Валентина Воробьева ассызыклап узуынча, һәрбер агачка исем биреләчәк, шуңа күрә юкәләрнең кечкенә үсентәләрен әби-бабайлар үзләренең оныклары белән утырттылар, аларга бу эштә укытучылар, эшчеләр арасыннан яшьләр булышты. Әлеге үрнәкне башкалар да күтәреп алыр дип ышанасы килә, чөнки безнең һәрберебез агач утыртса, дөнья яхшыга таба үзгәрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев