“АгроМир” җәмгыяте агымдагы кышлауга - азык запасы белән
Каерылып уңган кукуруз силосы моңа кадәр булган базларга гына урнаштып калмыйча, ул әле быел гына республика программасы буенча тергезелгән өр-яңа силос-сенаж траншеясына да салынды.
Сүз уңаеннан, агымадагы елда бәйрәкәлеләр әлеге республика программасы кысаларында сусыл азык базы гына ясап калмады, алар механик остаханә, ындыр табагы һәм ферма биналарын да капиталь ремонтлауга иреште. Матди базаны ныгытуны дәвам итеп, хезмәт коллективы директоры Нәсим Вәлиев сүзләренә караганда, агымдагы хуҗалык елында аграрчылар машина-трактор паркын да ныгыту өстендә чаралар күрде – урып-җыю эшләре барган көннәрнең берсендә хуҗалыкка өр-яңа ашлык комбайны кайтып җитте. Болай да зур оешканлык белән барган уракка бу тагын да яңа көч бирде.
- Көзге кыр эшләрен алдан уйнап куелган ноталар кебек башкарып чыктык. Берсүзсез, көзге бодай өметләрне барыннан да бигрәк аклады. Быел без аның мәйданын тагын да арттыра төштек. Әйтергә кирәк, шушы көннәрдә уҗым кырларын урап чыктык – аларга сүз әйтерлек түгел, - дип сөйли Нәсим Насыйх улы.
Әлбәттә, уракны яхшы итеп башкарып чыгуда техниканың тулы хәзерлек узуы, кул астында еллар белән сыналып, зур тәҗрибә туплаган кадрлар булуы да зур роль уйный. Менә шушы эш осталарын мактау, аларга рәхмәт әйтү өчен шушы көннәрдә Бәйрәкә авылы халкы зур бәйрәмгә җыела да инде. Хәер, бу хакта без аерым язып чыгачакбыз.
“АгроМир” җәмгыяте гомер бакый ишле мөгезле эре терлек асрап яши. Мал күп җирдә проблема да җитәрлек була. Менә шушы борчый торган көндәлек борчу-мәшәкатьләрне, кабыргасы белән килеп баскан сорауларны чишү максатында терлекчелек тармагында технологияне үзгәртеп кору, терлекләрне күчереп урнаштыру проекты эшләнә – бу аларга биналарда малларның тыгызлыгыннан котылырга, табигый ки, үлем-китемне киметергә ярдәм итәчәк.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев