Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ах, бу вальс, һичкайчан онытылмас вальс...

Өлкән яшьтәгеләр ункөнлеген тәмамлап, район мәдәният йортында вальс кичәсе уздырылды.

Район артистлары соклангыч кичә оештырды һәм уздырды, ул хөрмәтле кунакларны ерак яшьлек хатирәләрендә "йөзәргә" мәҗбүр итте. Тынлы оркестр бу көнне җыелучыларның йөрәкләренә якын булган музыкаль әсәрләр башкарды, парларга "тере" музыка астында вальс әйләнергә мөмкинлек бирде. Әлкән яшьтәге кунаклар яшь биючеләр башкаруындагы вальсларны да бик җылы кабул итте. Яшьлек җырлары һәм шигырьләр белән чыгыш ясап, пенсионерлар үзләре дә бурычлы булып калмады. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова барысын да бәйрәм белән котлады һәм вальс кичәсенең бездә инде дүртенче ел уздырылуын билгеләп үтте. Быел алтын туйларын бәйрәм итүче Валентина һәм Леонид Воробьевлар гаиләсе аерым котлауларга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев