“Ак таяк” айлыгы башланды
Районда сукырлар символы булган Халыкара Ак таяк көненә багышланган чаралар үткәрелә.
Бу чаралар киң җәмәгатьчелек һәм хакимият органнарының күзләре күрмәүче кешеләр проблемаларына игътибарын җәлеп итү, аларның тормыш-көнкүрешен пропагандалау һәм киң җәмәгатьчелектә уңай фикер формалаштыру максатыннан үткәрелә. 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге аралыкта, ай дәвамында районда төрле бәйгеләр, викториналар, күрү буенча инвалидлар өчен спорт чаралары үткәреләчәк. Бу көннәрдә, гражданнарга һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләренә, күрмәүче кешеләргә аеруча да игътибарлы булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев