Акбаш авылы өлкәннәре бергәләп күңел ачты
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Акбаш авылы пенсионерлары өчен матур ял кичәсе оештырылды һәм алар кыйммәтле бәйрәм күчтәнәченә лаек булды.
Авыл клубына җыелган авылдашларын Акбаш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синәгәтуллина бәйрәм белән котлады. Авыл клубында эшләүче фольклор коллективы “Кич утыру” күренешен сәхнәләштереп, чал чәчле кешеләрне яшьлек елларына алып кайтып, күңел түрендә яшеренеп ятучы онытылмас хатирәләрен яңартырга мәҗбүр итте.
Авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре көче белән корылган бәйрәм табыны артында урын һәркемгә җитте. Авыл активисты Фәния Нурсәетова пешереп алып килгән кабак бәлеше исә аеруча тел йотарлык тәмле булып чыкты. Сыйланып алган өлкәннәр, баян телләреннән агылган моңга кушылып, яшьлек җырларын башкарып та үз-үзләренә күңелле ял мизгелләре бүләк итте.
Ахырда, әлбәттә, күчтәнәчләр. Быел чара химаячеләре булып авыл фермерлары – Әнәс Тимербаев, Радик Гайнетдинов, Ленар Кәлимуллин, Радик Хәйретдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синәгәтуллина шәхсән чыгыш тотты. Алар күрсәткән матди ярдәм бәрабәренә авылның 82 пенсионерына 10ар килограмм хисабыннан шикәр комы өләшенде.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев