Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбаш авылының үз ае калыкты

Мөселманнар өчен бик тә абруйлы һәм кадерле көн – Гарәфә көнендә Акбаш мәхәлләсе мәчетенә ай кую тантанасы узды.

Чарага җыелган акбашлыларны, башка авылларда урнашкан гыйбадәтханәләрнең имамнарын, Ютазы районы җитәкчелеген, авыл җирлекләре башлыкларын Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, район башлыгы Рөстәм Нуриев, район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин сәламләде. Алар Акбаш авылы мәчетенең тышы кебек, эченең дә нурлы һәм бай эчтәлекле булуын теләде.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, районның “Төзекләндерү” предприятиесеннән килгән кран ярдәмендә, дин кардәшләребезнең тәкъбир әйтү авазы астында Акбаш мәхәлләсе мәчетенә ай беркетелде – Акбаш авылының озак көтергән үз ае калыкты.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев