Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Акбашлылар Орчык бәйрәме уздырды

Акбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларына борынгы Орчык бәйрәмен тәкъдим итте.

Гадәттә елның бу фасылында уздырыла торган авыл утырмаларының театральләштерелгән куелышында әби-бабаларыбызның йолалары, җыр-биюләре, уеннары, тулаем авыл тормышы, көнкүреше тәкъдим ителде. Артистлар шулай ук акбашлыларга туган авыллары тарихы турында сөйләргә дә мөмкинлек тапты. "Ак калфак" җирле оешмасы җитәкчесе Венера Мезенцева билгеләп үтүенчә, кешеләр бер-береннән ераклашкан бу заманда мондый куелышлар аларга әби-бабаларыбызга хас булган җылы дуслык мөнәсәбәтләре турында искәртергә һәм аларны кешеләргә кайтарырга тиеш. Постановканы мәдәният йорты җитәкчесе Резидә Газизуллина, сәнгать җитәкчесе Рузилә Газизуллина һәм "Әллүки" фольклор түгәрәгендә катнашучылар әзерләде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев