Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбашлыларны нәрсә борчый

"Көчле Татарстан!" Бердәм Россия!" акциясе кысаларында республика авылларында яшәүчеләр белән очрашып, аларның гозер-сорауларын тыңлаган мобиль иҗтимагый кабул итү пункты бүген үз эшен Акбаш авылында башлап җибәрде.

Башка бик күп районнардагы кебек үк акбашлылар да башка җирләрдә яшәүче халыкка хас сораулар белән мобиль пунктка килде.
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына кагылышлы сорау белән килгән Гүзәл Гыйбадуллинаны өлкәннәрнең интернет порталында эшли алмаулары, ә кайбер хезмәт күрсәтүче органнар гаризаларны бары тик әлеге портал аша гына кабул итүләре соравы чынлап та урынлы иде.
Бүгенге көндә ОСАГО иминиятләү компанияләрендә килеп туган проблема авылда яшәүче яшьләре генә түгел, өлкән буынны да борчуга сала. Әлеге сорау белән мобиль төркемгә мөрәҗәгать иткән Фаиз Нурсаитов та киләчәктә бу сорау уңай чишелеш табарына һичшиксез ышана.
Авылда яшьләргә торак төзер өчен җир кишәрлеге бушка булса, яшьләргә авылда калырга этәргеч булмас микән, "Чиста су" программасы нигезендә алдагы елларда авылның су системасы алмаштырылса, акбашлыларның су проблемасы тулысы белән чишелер иде, дип теләк белдергән яшәүчеләр аларның сораулары якын киләчәктә уңай чишелеш табачагына ышаналар.
- Халык белән якыннан аралашуның уңай яклары шактый.
Үз территориясендә яшәүчеләр арасындагы проблемаларны җитәкчеләр белеп бетермәскә дә мөмкин. Күчмә иҗтимагый пунктларга кергән һәр теләк-гозер ныклап тикшерелеп, тиешле чаралар күреләчәк, - диде «Бердәм Россия»нең Ютазы районындагы иҗтимагый кабул итү җитәкчесе Елена Коваль.
Җәмәгать кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре райондашларыбызның гозерләрен игътибар белән тыңлап, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга тапшыру өчен теркәп бардылар. Республикабыздан сайланачак депутатлар үз эшләрен шушы тупланган тәкъдимнәр-үтенечләргә таянып оештырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев