Экология кебек әһәмиятле фәнне үзләштерүгә ышанычлы адымнар белән атлап, Наил Назаров үзенең кече ватанын - күркәм табигатьле Акбаш авылын диңгезләр артындагы кыйтгаларда данлый. Әйтик, узган атнада ул Индонезиядә узган XVI Бөтендөнья күлләр конференциясендә фәнни доклад белән чыгыш ясаган.
ЮНЕСКО һәм Халыкара күлләр экологиясе буенча комитет тарафыннан оештырылган зур конференция Бали утравына 36 илдән алты йөздән артык белгечне җыйган. Россия данын Санкт-Петербургтан, Красноярсктан һәм Казаннан өч делегация яклаган. Соңгылары исәбендә якташыбыз Наил дә булган. Әле мәктәп эскәмиясеннән үк ул үзен фән кешесе итеп таныткан, һөнәр үзләштерү өчен уНазаров икеләнүләрсез республиканың төп югары уку йортын - Казан федераль университетын сайлаган. Һәм шуны да өстәп әйтергә кирәк, аның карьера үсеше шактый җитез була - алты ел элек аны КФУның Су экосистемаларын оптиальләштерү лабораториясе лаборанты итеп билгелиләр. Бүген Наил Назаров - дәрәҗәле университет укытучысы. Әйтергә кирәк, бу менә дигән башлангыч...
- Һәр ел саен мин КФУ һәм Абхазия фәннәр академиясе белән берлектә үткәрелгән Абхазиянең су объектларын өйрәнү буенча гидробиологик экспедицияләрдә булам, - дип сөйли Наил. - Һәм менә, үз докладымда алты айлык чордагы экспедицияләребез нәтиҗәләрен гомумиләштереп, мин университет исеменнән бөтен дөньябызның әйдәүче экологлары каршына бастым.
Аның сүзләре буенча, Казан галимнәре фәнни тикшеренүләре белән аларның чит илдәге хезмәттәшләре кызыксынган. Һәм бу аңлашыла, чөнки татарстанлылар беренче тапкыр 40 елга якын чорда Абхазиянең су дөньясын тирәннән өйрәнгән һәм биредәге күлләрнең экологик торышын шактый дәрәҗәдә ачыклаган.
Берсүзсез, чит илгә бару Акбаш авылында туып-үскән Назаровның чит ил партнерлары белән элемтәләрен киңәйткән. Ә фәнни докладны халыкара махсус журналда бастырганнар. Өстәвенә, Наил Назаров һәм аның хезмәттәшләре киләсе елда узачак Кениядәге халыкара стажировка программасында катнашу өчен рәсми чакыру алганнар.
- Киләчәккә планнарыгыз нинди, - дип сорыйм яшь экологтан.
- Укытучы буларак, мин киләчәккә планнарны, барыннан да элек, студентларга экологик белем бирү, аларда әйләнә-тирә мохитка һәм тере табигатькә грамоталы һөнәри мөнәсәбәт тәрбияләү белән бәйлим, - дип ассызыклады белгеч. - Ә инде фәнни планнарга килгәндә, тиздән мин кандидатлык диссертациясен язуны тәмамларга җыенам һәм экология өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне дәвам итәчәкмен.
Шулай итеп, кешелек өчен шул дәрәҗәдә әһәмиятле булган өлкә яшь һәм перспективалы акбашлының җанын һәм акылын биләп алган. Һәм фәнни казанышлар баскычының чираттагысына күтәрелгән саен, ул үзе өчен авылдашларының горурлыгын арттыра.
Нет комментариев