Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбашта яңа мәдәният учагы тергезеләчәк

Районда башланган объектларны төзү дәвам итә һәм яңаларына нигез салына.

Инфраструктура үсеше бүлегендә хәбәр итүләренчә, Акбаш авылында йөз урынлык яңа мәдәният йорты төзелә башлаган. Нигез салынгач, подряд оешмасы стеналар төзергә керешәчәк. Тулаем эшләрне киләсе елның сентябрь башына тәмамлау планлаштырыла. Шуны хәтерегезгә төшерәбез, әлеге авылда үзен районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә дә таныткан үзешчән театр уңышлы эшли. Яңа мәдәният учреждениесе ачылуга театр үзенең репертуарын яңа постановкалар белән тулыландырыр, дип ышанабыз.

Республика программаларын тормышка ашыру Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында да дәвам итә. Әйтик, биредә 15 фатирлы өч катлы йортның беренче катын төзү тәмамланган һәм аңа түшәм каплау буенча эшләр алып барыла. Моннан тыш, әлеге микрорайонда 2015 елда 80 урынлык балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пункты төзи башлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев