Акбашта янәдән өмә
Узган шимбәдә Акбаш авылында елга үзәнен чистарту буенча янәдән өмә булып узды.
Өмәдә авыл җирлекләре башлыклары, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, Акбаш авылы бюджет учреждениеләре коллективлары, укучылар катнашты. Алар тырышлыгы белән яр буйлары чүптән арындырылды, куе булып үскән таллар киселде, елганың су юлы чистартылды. Шунысы аяныч, Акбаш авылы халкы әлеге өмәгә бик битараф калганнар, авылда яшәүчеләрдән бары тик бер генә кеше өмәгә ярдәмгә чыккан, ә бит Яшел, Тукай, 1-Май урамнарында яшәүчеләрне су иң беренче чиратта баса. Кемнәндер ярдәм өмет иткәнче, авыл белән чыгып, күмәкләшеп җыештырганда гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп булуны авыл халкы аңласын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев