Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Акчаларны максатчан һәм нәтиҗәле куллану сагында

Ютазы муниципаль районы Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында — палата рәисе Римма Хафизова белән әңгәмәдә.

Римма Илшат кызы, Сезнең хезмәт эшчәнлеге нидән гыйбарәт, шул хакта сөйләсәгез иде. Нинди төр мәсьәләләр, бурычлар хәл итәргә туры килә?

— Кыскача әйткәндә, Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге — район бюджеты акчалары сарыф ителүнең законлылыгын, ничек сарыф ителүен һәм нәтиҗәлелеген, шулай ук муниципаль милек идарәлеген тикшерүдә тоту дигән сүз ул. Төгәлрәк әйткәндә, 2023 елдагы төп хисап эшчәнлек күрсәткечләренә тукталырга мөмкин.

Әйе, рәхим итегез.

— Контроль-хисап палатасы тарафыннан 2023 елда 40 контроль һәм эксперт-аналитик, шул исәптән 9 контроль һәм 31 эксперт-аналитик чара үткәрелгән. Әлеге чаралар нәтиҗәләре буенча 9 тикшерү акты, бюджет турында карарлар проектларына 12 йомгаклау, бюджет үтәлеше барышы турында 12 йомгаклау, «Юридик затларга (муниципаль учреждениеләргә субдисидияләрдән тыш), шәхси эшкуарларга, шулай ук физик затларга — Ютазы районында товар җитештерүчеләргә, эш, хезмәт төрләре күрсәтүчеләргә субсидияләр бирү гамәлен анализлау» мәсьәләсе буенча аналитик-белешмә язу, муниципаль берләшмәнең чыгым йөкләмәләренә кагылышлы өлешендә муниципаль хокукый актлар проектларына алты нәтиҗә ясау. 

Контроль чаралар нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларына, тикшерелгән муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләренә ачыкланган хокук бозуларны һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү тәкъдиме белән биш күрсәтмә җибәрелде. 

Римма Илшат кызы, оешмаларның эшчәнлеген тикшергәндә финанс бозулар ачыкланамы?

— 2023 елда барлыгы 10 объект тикшерелгән. Тикшерелгән бюджет акчаларының гомуми күләме 25 669,55 мең сум тәшкил итә. Финанс-бюджет өлкәсендә ачыкланган бозулар күләме акчалата 1 113,92 мең сум тәшкил итә, шул исәптән бюджет акчаларын нәтиҗәсез куллану — 856,45 мең сум. Хокук бозуларны һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча 1 111,42 мең сум яки ачыкланган хокук бозуларның гомуми күләменә карата 99,8% күләмендә чаралар күрелгән. 
Контроль-хисап палатасы район прокуратурасы белән хезмәттәшлек итәме?

— Әлбәттә. Палата һәм прокуратура арасындагы Килешүгә ярашлы, финанс-бюджет өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм туктатуга бәйле материаллар прокуратурага җибәрелә. 

Хисап елында кайсы учреждениеләрдә контроль тикшерүләр үтте?

— Эш планы нигезендә «Батыр» спорт комплексында; Бәйрәкә һәм Ютазы мәктәпләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеген һәм муниципаль мөлкәтне нәтиҗәле файдалануны тикшерү буенча контроль чаралар үткәрелде, Ютазы авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллану мәсьәләсе тикшерелде.

Район прокуратурасы таләпләре буенча палата халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хезмәт законнарын тикшерү буенча контроль чараларда; «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Мәдәният» милли проектларын гамәлгә ашырганда бюджет законнарының үтәлешен тикшерүдә катнаша.

— Контроль-хисап палатасы нинди хокук бозу очракларын ачыклый соң?

— Муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләр тарафыннан еш җибәрелгән хокук бозуларга һәм җитешсезлекләргә түбәндәгеләрне кертергә мөмкин: муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль биремне үтәүне формалаштыру һәм (яки) финанслауны тәэмин итү тәртибен бозу (эшләрне башкару, бюджет (бухгалтерлык) исәбен алып бару кагыйдәләренә куелган таләпләрне бозу һәм муниципаль милек белән идарә итү, аннан куллану өлкәсендәге бозулар).

Нинди мәгълүмати эш алып барыла?

— Беренче чиратта контроль һәм эксперт-аналитик чаралар нәтиҗәләре турында мәгълүмат район башлыгына, Ютазы муниципаль район советына, учреждениеләрне оештыручыларга танышу һәм чаралар күрү өчен җибәрелә. Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турындагы хисап ел саен Ютазы муниципаль районы советы утырышында тыңлана, район сайтында бастырыла. Үз эшчәнлегенә ярашлы, рәис даими район комиссияләр советы утырышларында, район бюджеты үтәлеше турындагы хисапны һәм район бюджеты проектын карау буенча ачык тыңлауларда катнаша. 

Агымдагы елда районның Контроль-хисап палатасы үз эшчәнлеген автоматлаштыру максатыннан «КСО табыш» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кертте.

Контроль-хисап палатасының 2024 елга бурычлары нидән гыйбарәт?

— Төп юнәлешләр буенча эшне дәвам итү — бюджет чараларын һәм муниципаль мөлкәтне куллануның нәтиҗәлелеген тикшерү, муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсендә аудит үткәрү; муниципаль ресурсларны куллану нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру, финанс бозуларны кисәтү; коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруда катнашу.

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев