Алабуга: биредә үткәннәр хәзерге заман белән тулысынча килешеп гомер кичерә
Район делегациясе экскурсия белән Татарстанның йөзек кашы — Алабуга шәһәрендә булды.
Биредә хатын-кызлар һәм активист яшьләр берләшмә вәкилләре үзләре өчен байтак кызыклы-фәһемле мәгълүматка ия булдылар.
Әлеге сәфәр, әйтик, үсмер-яшьләр клуб әгъзалары, үзләрен җәмәгатьчелек эшендә тапкан якташлар өчен гадәти бер тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ә бәлки тирәнлеге һәм әһәмиятлеге буенча гаять зур акыл һәм гүзәллек дөньясы белән танышу форсаты да булды. Күз алдына китерегез, менә без биек агач капкалар аша… XIX гасыр уртасына килеп юлыгабыз. Танылган рус рәссамы Иван Иванович Шишкин (1835-1852 еллар) балачагын һәм яшьлеген үткәргән ике катлы йорт нәкъ шундый гаҗәеп хисләр уята да инде. Йорт рәссамның әтисе — сәүдәгәр, фән-сәнгатькә мөкиббән меценат, филантроп, уйлап табучы, Алабуга шәһәр башлыгы Иван Васильевич Шишкин тарафыннан төзелгән. Суүткәргеч салу, археологик казылмалар, төзәтү-яңартулар… бу гаҗәеп шәхес эшчәнлеген санап бетерерлек түгел. Бер генә мисал китерик. Иван Васильевич Шишкинның акчалата ярдәмендә безнең көннәргәчә монгол чорына кадәрге манараларның берсе сакланган.
Шулай итеп, үткәннәр рухы белән сугарылган йорт (бүгенге көндә мемориаль музей) бүлмәләре буйлап гид җитәкчелегендә сәяхәт кылганда, кызыл агачтан ясалган җиһазларның, фисгармониянең (клавишлы музыка коралы), гаилә башлыгы кабинетының, кызлар бүлмәләренең сакланып калган бизәлешенә сокланасың. Янә дә кинәт кенә икенче кат террасасына килеп эләгәсең һәм чын мәгънәсендә тын да алмыйча сокланырдай табигать күренешенә хәйран каласың. Шишкин буалары. Яңартылган-тергезелгән. Шишкиннар исән чакта нинди матур булгандыр алар! Сүз уңаеннан, терраса баскычыннан төшүгә, син инде Яр буе урамына караган башка капкалар кырында басып торасың. Аптырашта каласың… 21нче гасырда, үзең дә сизмәстән, як-ягыңа каранасың. Әйтерсең лә кисәк йөк ташучы: «Сагалан!» дип кычкырыр һәм ике тәгәрмәчле яки бүтән арба узып китәр сыман. Экскурсовод билгеләп үткәнчә, бу ул вакыттагы җирле сәүдәгәрләр арасында әллә ни бай йорттан саналмаган. Шәһәр архитектурасын бизәүче берсеннән-берсе мәһабәт йортлар — сәүдәгәр Гирбасов, Стахеевның сәүдә конторасы, сәүдәгәр Стахеевлар утары һәм шул чорның башка күп кенә бай кешеләре биналары… Бүген аларның күпчелегендә теге яки бу хезмәт идарәләре урнашкан. Биналар шулкадәр яхшы-төзек сакланган ки, «минем гомергә җитсә ярый» күзлегеннән түгел, ә гасырлар өчен төзелергә мөмкин һәм тиеш булганның ачык мисалы булып тора. Алабугалылар үткәннәр мирасын саклап калулары белән хаклы рәвештә горурлана ала.
Әйткәндәй, Епархия хатын-кызлар училищесы (бүген әлеге бинада Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты урнашкан) 1903 елда сәүдәгәр Стахеевлар акчасына төзелгән. Уку йортында суүткәргеч, канализация, җылыту һәм электр системасы эшләнгән. Чынында район делегациясенең Алабуга белән танышуы нәкъ менә шушы югары уку йорты диварларында башланды да инде. Баскыч култыксалары, баскыч мәйданчыгындагы көзгеләр һәм дә стеналар үзләре үк күпне бәянләр иде. Мисалга, епархия училищесы музеенда тәрбияләнүче кызларның үз укытучыларын ни рәвешле тез чүгеп (книксен ясап) каршылауларын күрүгә ирештек. Тарих… 1917 елгы Октябрь революциясе байтак үзгәрешләр алып килә, билгеле, әмма бина һәрвакыт уку йорты булып кала, анда үз белемнәре белән илнең иң танылган акыл ияләре уртаклаша.
Ютазылыларның Алабуга муниципаль район башлыгы, Алабуга мэры Рөстәм Нуриев белән очрашуы да әлеге атаклы уку йорты бинасында узды. Район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова Рөстәм Нуриевка кечкенә бүләкләр тапшырды, Рөстәм әфәнде Ютазы районына җитәкчелек иткән чорда башкарылган күләмле эшләрнең әлегәчә онытылмавын ассызыклады. Үз чиратында Нуриев кыскача район һәм шәһәр җитәкчесе карамагында булган якын һәм озайлы вакытлы киләчәк эшләрнең өстенлекле бурычларына тукталды. Башкалар белән беррәттән бу күчемсез милек объектлары төзүгә дә кагыла. Торакны файдалануга тапшыру — кешеләрне, төрле хезмәт ресурсларын киң җәлеп итү чараларының берсе, дип басымлады җитәкче. Алабуга районының авыл хуҗалыгы торышына тукталып, Нуриев инвестицияләр кертү турында бәянләде, бу исә тармакның җитештерү күрсәткечләренә уңай йогынты ясый.
Ютазылылар шулай ук «Барс» яшьләр үзәгендә булдылар. Районыбызның яшьләр хәрәкәте вәкилләре биредәге хезмәттәшләре эше белән танышты. Шул ук бинада волонтерлар «штабы» урнашкан, анда маскировка ятьмәләре үрелә, махсус хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар йөк әзерләнә. Моннан тыш, делегация шәһәрнең башка тарихи урыннарын күрү мөмкинчелегенә дә иреште. Аерым алганда, экскурсоводлар озатуында ютазылылар В. М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музеенда, Шайтан шәһәрчегендә булдылар. Әлбәттә, Алабуга тарихи үзәк кенә түгел, ул әле заманча сәнәгать, нефть тармагы җитештерүләре, «Алабуга» махсус икътисади зонасы да. Монда үткәннәр шәһәрнең хәзерге үсешен һич кенә дә «туктата» алмый, киресенчә, аңа булыша гына. Тарихка күз салсак, алабугалыларның беркадәр алдан күрү сәләтенә ия булуларын әйтми мөмкин түгелдер. Ирексездән сорау туа: ерак заманнарда ук үз чорыннан бер адым алда атлаган кешеләр киләчәктә безне ниләр белән гаҗәпкә калдырыр икән?
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев