Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар әйләнеп кайтырга сүз бирде

Районның хакимият бинасы янында өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган ир-егетләрне озату булды

 

 

Узган шимбә иртәсендә, Урыссу бистәсендә, Ютазы районыннан мобилизацияләнгән ир-егетләрне хәрби җыелу урынына озаттылар.

Район хакимияте янына биш чакырылучы егетнең туганнары, якыннары һәм район җитәкчелеге җыелды.

Сугышчылар алдында Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина чыгыш ясады. Алар егетләрнең тиз арада әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм аларның гаиләләренә ярдәм кулы сузачакларын вәгъдә иттеләр. Иң мөһиме - безнең иминлегебез хакына бүген илебезне сакларга китүчеләрнең һәркайсын өйләрендә көтәләр. Аларның һәрберсен әти-әнисе, сөйгәне, балалары көтә... Бу көнне озатырга килүчеләр арасында газизләрен кочакларыннан чыгарырга теләмәгән, күзләреннән яшь саркыган хатын-кызлар күп иде. Аларның карашлары чиксез наз белән тулы, үзләрен яклаучы һәм саклаучылары белән горурлану хисләре дә сизелә.

 Шулай ук дин әһелләре Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Роман атакай районыбыз ир-егетләренә үз фатихаларын бирделәр һәм тиз арада әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

 

 

Мобилизацияләнүчеләр утырган автобус дүшәмбе көнне юлга кузгалды

 

Исегезгә төшерәбез, егетләргә Казан танк училищесының палаткалы лагеренда махсус укулар узарга туры киләчәк. Хезмәткә чакырылучыларны озатырга туганнары һәм якыннары, шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре һәм районның дин вәкилләре килде. ТРның Көньяк-көнчыгыш казые, Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Изге Николай чиркәве протоиерее Роман атакай җыелучыларга кыскача гына кешелеклелек сыйфатлары турында сөйләде һәм егетләрнең туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

– Әгәр бер кешедән бөтен дөнья йөз чөерсә, әмма Аллаһы Тәгалә моңа каршы торса, бу кеше белән бернәрсә дә булмаячак, дөнья явызлыгы аңа кагылмас, аңа тимичә узып китәчәк. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләне искә алыгыз һәм гади генә догаларыгыз аша аңардан сорагыз, - диделәр Марат хәзрәт Мәрдәншин һәм Роман атакай.

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина үз чыгышларында мобилизацияләнүчеләргә кредитлар буенча каралган өстенлекләр, кирәк булганда аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәге турында белдерделәр һәм аларга изге теләкләрен юллап, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр. Юлга кузгалыр алдыннан һәрбер чакырылган ир-егеткә беренчел кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар тапшырылды.

Тиешле хәрби-учет белгечлекләре булган егетләр утырган автобус «Прощание славянки» маршы астында юлга кузгалды. Вакыт узар һәм без егетләребезне, исән-имин килеш, оркестр тавышы астында каршы да алырбыз.

Роза ИСКӘНДӘР

 

 

Урыссудан мобилизацияләнүчеләрнең тагын бер төркеме китте

 

25 октябрьдә, иртән, Ютазы районы хакимияте каршындагы мәйданда мобилизацияләнүче ир-егетләрне Казанга озаттылар. Өлешчә мобилизацияләү кысаларында егетләр Бәйрәкә, Ютазы, Кәрәкәшле авыл җирлекләреннән һәм Урыссу бистәсеннән чакырылган иде.

Чарада Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, дин әһелләре, мобилизацияләнүчеләрнең туганнары һәм якыннары катнашты.

- Бүген без тагын бер төркем ир-егетләребезне хәрби җыелу  үзәгенә озатабыз. Каядыр, кемдер артына качмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Гаиләләрегез һәм туганнарыгыз өчен борчылмагыз, без һәрвакыт ачык. Безнең кайнар линия оештырылган, туганнарыгыз безнең кайгырту астында! Егетләр! Җиңү белән өйләрегезгә тиз арада исән һәм сәламәт килеш әйләнеп кайтыгыз! – диде Аяз Шәфыйгуллин, хәрби хезмәткә чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп.

Искәртеп узабыз, 21 сентябрьдә Владимир Путин махсус хәрби операция үткәрү урынына юллау өчен өлешчә мобилизация башлану турында игълан итте. Федераль Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, барлыгы 300 мең кешене хезмәткә җибәрү күздә тотыла.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

 

 

Район хакимиятендә мобилизацияләнүчеләрнең туганнары өчен кайнар линия эшли. Хезмәткә чакырылучыларның туганнары теләсә нинди социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

Шалтыратулар көн саен, эш көннәрендә, 8.00 дән 17.00 гә кадәр кабул ителә.

Кайнар линия телефоннары: 8 927-244-12-18, 8 927-243-93-17.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев