Алар мәктәпне алтын медальгә тәмамлады
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин мәктәпне уңышлы тәмамлаган укучыларга лаеклы бүләкләр тапшырды.
Сигез чыгарылыш укучысы 2023 уку елын алтын медаль белән тәмамлады.
Район җитәкчелеге, мәктәп директорлары, мәгариф бүлеге җитәкчесе һәм хезмәткәрләренең чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре белән очрашуы тантаналы шартларда узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары инде мәктәптәге төп сынауларны җиңде, дисәк тә була. Әлбәттә, алар алдында әле уку йорты һәм һөнәр сайлау белән бәйле мөһим, җаваплы бурыч тора. Ләкин алар, һичшиксез, боларны да җиңеп чыгачак. Чөнки укытучылары һәм әти-әниләре аларны белем алырга гына түгел, ә бу белемнәрне тормышта кулланырга да өйрәткән.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин медаль ияләренә үзенең изге, ихлас теләкләрен җиткерде. Ул әлеге егет-кызларны районның алтын фонды дип атады һәм аларның югары уку йортларында укуларын дәвам итеп, белемнәрен тулыландырып, үз районыбызга эшкә кайтуларын теләде. Тантанага, балаларның шатлыкларын уртаклашырга, әти-әниләре дә килгән иде. Алар өчен дә уку елы киеренке булгандыр, мөгаен, чөнки баланың һәр кичереш-борчуы, мәшәкате әти-әниләрнең дә борчуы ул.
Чыгарылыш укучыларының әти-әниләре исеменнән тантанада Дмитрий Кошелев чыгыш ясады. Ул балаларны җитлеккәнлек аттестаты алулары белән котлады һәм ата-аналарның һәр эштә аларга ярдәм кулы сузачагын, булышачагын, терәк булачагын ассызыклады. Тантанада яңгыраганча, бирегә килүчеләр бүген алкышларга да, рәхмәт сүзләренә дә тулысынча лаек. Бүләкләү тантанасын район башлыгы җитәкләде. Ул ата-аналарга рәхмәт хатлары, ә чыгарылыш укучыларына алтын медальләр, өлгергәнлек аттестатлары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
2023 уку елының алтын медаль ияләре:
- Анастасия Горожанкина һәм Дмитрий Кошелев - Урыссуның 3нче мәктәбе;
- Сабрина Галактионова һәм Михаил Морозов – Урыссуның 2нче мәктәбе;
- Алмаз Юнысов - Урыссу гимназиясе;
- Инзилә Гәрәева - Ютазы мәктәбе;
- Әдилә Миңниярова һәм Раил Гарипов - Каразирек мәктәбе.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев