Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алар Рәсәй гражданнары булды

Бәйрәкә авылы мәдәният йортында 14 яше тулган район балаларына паспорт тапшыру тантанасы узды.

Тантанада район җитәкчелеге, Рәсәй Эчке эшләр бүлегенең Ютазы районы буенча миграция бүлеге вәкилләре, район советы депутаты Сирин Галиев катнашты. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин паспорт алучы балаларны тормышларындагы әлеге җаваплы һәм әһәмиятле вакыйга белән котлады. Аннары ул район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина белән бергә Рәсәй Федерациясе гражданының төп документы булган паспорт тапшыру тантанасын җитәкләде.

- Хәзер сез Ватаныбызның тулы хокуклы гражданнары булдыгыз, - диде район башлыгы, тантанага җыелган кызларга һәм егетләргә мөрәҗәгать итеп. - Димәк, сез күбрәк вәкаләтләргә ия булачаксыз, сез  тавыш бирүдә, сайлауларда катнаша аласыз. Шул ук вакытта, бу сезгә җәмгыять, әти-әниләрегез алдында билгеле бер җаваплылык өсти. Һәм моны тулысынча аңлау зарур. Безне күпкырлы белемле яшьләр алыштырачагына ышанам. Туган илегезне яратыгыз, үз җирегезне, Ватаныгызны кимсетүче буш сүзләргә беркайчан да игътибар бирмәгез. Һәрвакыт башыгызны югары күтәреп йөрегез, кырыс язмышлы, бай тарихлы, киң мөмкинлекләре булган Рәсәй гражданнары булуыгыз белән горурланыгыз. Сезне әлеге шатлыклы көн белән чын күңелдән котлыйм. Күпмедер вакыттан соң районыбызның белемле белгечләре, фидакарь, тырыш хезмәткәрләре булып танылырсыз,  дип өметләнәм.

Укуда, иҗтимагый тормышта үзләрен яхшы яктан күрсәткән Рәсәйнең яңа гражданнарын Рәсәй балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчә җитәкчесе Светлана Шарпан да котлады. Бүгенге куанычлы вакыйга истәлеге итеп, ул укучыларга паспорт тышлыклары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» значоклары тапшырды. Сирин Галиев та балаларга үзенең изге теләкләрен җиткерде, үз төбәкләрен, туган авылларын онытмаска һәм үз хезмәтләре белән ата-бабаларыбыз яулаган казанышларны тагын да арттырырга кирәклеген искәртте.

Район мәдәният йорты җырчылары һәм Бәйрәкә авылының «Тургай» бию ансамбле тантанага күңелле бәйрәм кәефе өстәде.

Роза ИСКӘНДӘР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев