Җәмгыять
Алар – сәламәт яшәү рәвеше өчен
Шушы көннәрдә "SaMoSтоятельные дети» проектында катнашучылар, Урыссу гимназиясе һәм Урыссуның 3 санлы мәктәбе мәктәп ялны лагерьларына йөрүче балалар өчен флеш-моб зарядка уздырылды.
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда алар ярты сәгатьлек спорт разминкасын үткәнеләр һәм үзләренең "Без - сәламәт яшәү рәвеше өчен" шигарьләрен кычкырып кабатладылар. SMS-балалар яшьтәшләре арасында наркотикларның һәм башка зарарлы гадәтләрнең таралуына каршы чыгыш ясыйлар. Чара яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан уздырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев