Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар тормышларын машинасыз күзаллый алмый

Һәр ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп узу кабул ителгән.

Хәзерге тормышны гамәлдә автомобильләрдән башка күз алдына китереп булмый. Безнең гасырда кешеләр каядыр ашыга, һәм менә нәкъ автотранспорт өлкәсе хезмәткәрләре аркасында безнең һәрберебез кыска гына вакытта теләсә нинди араны уза ала. Шуны әйтеп узарга кирәк, автомобиль йөртүчеләр белән бергә бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен транспортка хезмәт күрсәтү белән мәшгуль кешеләр дә билгеләп үтә. Шоферлар, ремонт эшчеләре, инженер-техник белгечләр, автотранспорт оешмалары җитәкчеләре җәмгыятькә намуслы хезмәт итә. Аларсыз башка торак пунктларда яшәгән якыннарың белән очрашу һәм башка кирәкле сәфәрләр кылу бик катлаулы булыр иде.

Район халкы аны хөрмәт итә

Безнең районның әлеге тармагының чын мәгънәсендә лаеклы хезмәткәре турында сөйлисем килә. Аның исеме - Рәис Хафизов. Инде кырык елга якын ул автотранспорт предприятиесендә хезмәт куя. Бирегә ул ерак 1976 елда моторист өйрәнчеге булып килгән. Совет армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, җитмешенче еллар ахырында ул туган предприятиесенә тагын әйләнеп кайткан һәм анда бүгенге көнгә кадәр хезмәт куя. Рәис Харис улы район һәм шәһәр маршрут автобусларында шофер булып эшли. Ул пассажирлар турында кызыклы хәлләрне күп сөйли ала. Күпьеллык стажы булган автобус йөртүче үз һөнәренә һәрвакыт тугры калган. Аңа "Хезмәт ветераны" дигән мактаулы исем бирелгән. Шуны билгеләп узу гадел булыр, район халкы Рәис абыйны җаваплылыгы, юлларда игътибарлы булуы, вазгыятьне контрольдә тота белүе өчен хөрмәт итә һәм тәҗрибәле шофер белән горурлана.

Урыссу шоферы Мосфильмда эшләгән

Автомобиль транспорты тармагында урыссулы Рөстәм Нәбиев 1997 елдан бирле хезмәт куя. Ул үзенең хезмәт юлын безнең районның авыл хуҗалыгы идарәсе терлекчелек бүлеге начальнигының шәхси автомобиль йөртүчесе сыйфатында башлый. Һөнәри тәҗрибәсен ул Мәскәүдә - зур юлда да туплый. Эш урыннарын, машина маркаларын алыштыра, әмма техникага мәхәббәт үзгәрешсез кала. Бу аңа катлаулы һәм бик җаваплы һөнәрне калдырырга мөмкинлек бирми. 2005 елдан Рөстәм ага Мосфильм хезмәткәрләре арасында була. Аңа танылган шәхесләрне репитицияләргә һәм фильмнарда төшәргә йөртергә туры килә. Нина Русланова, Лев Дуров, Анатолий Журавлев, Лидия Шукшина һәм башка бик күп артистлар Рөстәм Нәбиевның һөнәрманлыгын һәм йөртү осталыгын югары бәяләгән. Әмма еллар узгач, ул Мосфильм тормышын калдырырга карар итә һәм безнең районга хезмәт итә башлый - Татарстан юлларының "чакрымнарын саный".

Бөтен укучыларның дусты

Инде егерме ел автобус һәм җиңел автомобиль йөртүче Сергей Данилов "акыллы башларны" республика дәрәҗәсендәге предмет олимпиадаларына йөртә. Ул район мәгариф бүлегенә хезмәт күрсәтә. Әгәр уйлап карасаң, безнең район укытучыларының һәм укучыларының иминлеге аның җаваплылыгында. Сергей Владимировичны коллективта югары бәялиләр һәм алар белән еш кына сәфәрләрдә булган балалар аны хөрмәт итә. Сергей Данилович белән бергә башка шәһәрләргә барган кешеләр аның турында уңай фикердәләр. Шофер яллардан һәм бәйрәмнәрдән мәхрүм булса да, ул үзенең һөнәрен бик ярата һәм хезмәтен бирелеп башкара. Данилов бу эшкә табигый сәләте буенча килгән һәм ул, озак еллар дәвамында балаларны һәм өлкәннәрне куандырып, яраткан эшендә хезмәт куяр әле дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев