Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар үз улларында иң яхшы сыйфатларны тәрбияләгән

Ютазы мәктәбенең актлар залында бүгенге көндә уллары махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче әниләр хөрмәтенә чара узды.

Очрашуны Ютазы авыл җирлегенең иҗтимагый оешмалары оештырды. Мобилизациягә алынган егетләрнең әниләре игътибарына мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Ютазы мәктәбе директоры, район иҗтимагый советы рәисе Әнис Ямалетдинов, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова һәм беренчел ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина кунакларга ихлас сүзләрен җиткерде. Сәхнәдә яңгыраган шигъри юллар, балалар башкаруындагы җырлар да бик урынлы һәм мәгънәле иде.

Шунысы игътибарга лаек, уллары илебез иминлеген саклаган әниләр хөрмәтенә оештырылган әлеге чара Рәсәйнең Хәрби дан көнендә узды. Исегезгә төшерәбез, 1943 елның 2 феврале - Бөек Ватан сугышы барышына зур үзгәреш керткән, Сталинград сугышында совет гаскәрләренең фашист илбасарларын тар-мар иткән көн. Үз улларында иң яхшы сыйфатларны, ватанга мәхәббәт хисен тәрбияләгән әниләр бу көнне мәктәп музеенда да булды. Очрашу чәй табыны артында, күңел түрендәге иң кадерле хисләрне барлап, үзара тыныч аралашу мохитендә тәмамланды.

Фикерләр:

Фәния Әхмәтшина: «Минем киявем 2022 елның 18 октябрендә контракт буенча хезмәткә китте. Аңа 47 яшь. Донецкида пулядан яраланды. Хәзерге вакытта Грозный госпиталендә дәвалана. Барыбыз да аның тизрәк кайтуын көтәбез».

Әлфия Хәбибуллина: «Улыбызны узган елның 28 октябрендә мобилизацияләделәр. Ватсап буенча аралашабыз. Улыма 30 яшь, әлегә гаиләле түгел».

Зәния Гыйләҗетдинова: «Улыма 30 яшь тулды. Узган елның 24 октябрендә мобилизациягә алынды. Нигездә, “Телеграмм-канал” буенча элемтәдә торабыз. Ул күп сөйләшергә яратмый. Ләкин аның тавышында күңел күтәренкелек ишетсәк, үзебезнең күңелгә дә тынычлык иңә».

Марсилә Хәлфина: «Улым хезмәткә контракт буенча 2022 елның 29 маенда китте. Шалтыратканда, безнең 55 секунд  вакыт бар, ди. Ул сугыш хәрәкәтләре барган урында. Узган елның октябрендә яраланды. Алты көнгә өйгә дә кайттып китте. Сүз уңаеннан, ул өч ел Сириядә хезмәт иткән иде».

 

Роза Искәндәр

📸Фотогалерея:http://yutazy.ru/photo/v-svoix-synoviax-oni-vospitali..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев