Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җан һәм тән сәламәт булсын өчен...

Район пенсионерлары, шимбә көнне һава торышы куандырырлык булмауга карамастан, Өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге уңаеннан оештырылган велоузышта катнашты.

"...Сине эссе дә, салкын да куркытмасын..." - әлеге шәп җырның сүзләрен раслап, өлкән буын вәкилләре салкын яңгырга һәм кискен җилгә кармастан, билгеләнгән араны уңышлы узды. Велоузышта барлыгы унбиш кеше катнашты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, алар арасында инвалид һәм стажлы пенсионер Антонина Зубарева да бар иде. Хатын-кызлар арасында финишка беренче булып Сиринә Юлбарисова килде, икенче урынны Раиса Тихонова алды һәм өченче урынга Әнисә Вәлиева лаек булды. Ирләр арасында Әнис Шәрифуллин җиңү яулады, икенче урын Фәнис Гәрәевта һәм лидерлар өчлеген Дамир Уралов "япты". Ярыштан соң анда катнашучылар өстәл артына җыйналды һәм, кайнар чәй белән җылынып, җырлар җырлап утырды һәм үзләренең велосипедта йөрүләре белән мавыгулары турында сөйләде.

Интеллектуаль уеннар яратучылар исә шул ук көнне шашка уенында осталыкларын сынашты. Шахмат такталарындагы баталияләр өч сәгатьтән артык дәвам итте. Хатын-кызлар арсында иң яхшы партияне Ләйлә Нуриева уйнады, икенче урынны Сиринә Юлбарисова алды, өченче - Раиса Тихонова. Ирләр арасында беренче урынга Барый Зәйдуллин лаек булды, икенче - Камил Шагалиев, өченче - Дамир Уралов.

Район ветераннары шулай ук волейбол буенча ярышларда да актив катнашты. Аерым мактауга яшь волейболчылар белән мәйданга чыккан өлкән яшьтәге спортчы Леонид Воробьев лаек. Алар яшь вакытларын искә алып, команданы кыен хәлдә калдырмаска тырышып, зур азарт белән тупны кабул итте һәм ыргытты.

Ярышта катнашучыларны сәламләгән башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Светлана Пройдакова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Николай Гребенюк өлкәннәрнең рух ныклыгын билгеләп үтте, аларны яшәлгән елларга һәм авыруларга бирешмәскә чакырды. Ярышларның барлык катнашучылары истәлекле бүләкләр кабул итеп алды. Зоя Глушкова аерым рәхмәтне әлеге спорт чараларын әзерләгән һәм уздырган яшьләр бүлегенә белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев