Ана күңеле – балада, бала күңеле - анада
Ташкичү авылында гомер кичергән Фәхретдин ага гаиләсендә тугызынчы бала булып туган Мәфрүзә үзе дә биш сабыйга тормыш бүләк итә.
Бар җиһанга җан өрүче яз фасылының беренче көннәрендә үзенең олуг юбилеен билгеләп узган чал чәчле әбидән дә баерак кеше бар микән? Озын гомерле ана биш улыннан, биш киленнән, 12 оныгыннан һәм 18 оныкчыгыннан котлаулар кабул итте, кадерле кешеләренең өзелеп яратуларын тагын бер кат тоюдан юбилярның карашында бәхетле күз яшьләре балкыды.
Орчык буе булса да, кыз бик тырыш, өлгер була. Сугыш барган елларда фронт өчен икмәк үстерә. Берничә чакрым ара узып, Ютазы авылына йөреп итек басу цехында эшли. 1949 елда ул Юныс исемле ир-егет белән гаилә кора һәм әти кешене зур бәхеткә төреп, аңа бер-бер артлы биш ир бала бүләк итә. Әмма тормыш күңелле мизгелләрдән генә тормый шул. Ярты гасыр дәвамында иңне-иңгә куеп яшәгән ир белән хатын аларны лаеклы уза. Алар икесе дә бик тырыш, гаилә җанлыклы шәхесләр була. Озак еллар терлекчелектә эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән Мәфрүзә әби Ильясова 1978 елда кыйммәтле күкрәк билгесе белән хөрмәтләнә.
Хезмәт ветераны Мәфрүзә Фәхретдин кызы Ильясованы 90 яшьлек юбилее уңаеннан район җитәкчелеге, асылда, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев һәм башкалар тәбрик итте. Төп нигездә егерме елга якын кече килене Исламия тәрбиясендә гомер итүче тыл хезмәтчәненең гаилә архивы бу бәйрәм иртәсендә тагын бер истәлекле бүләк белән тулыланды - озын гомерле ана Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан да котлау хаты кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев