Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аналарның йөрәкләрен әрнетеп торган сугышкада 30 ел булды.

Әфгән сугышында булып кайткан егетләрдән, әле генә белә башладык ничек сугышның аяныч булганын.

Алар 30 ел буена эндәшмиләр, сабыр гына ул көннәрне искә алмаска тырышып яшиләр. Бездә Кече-Урыссуы авылы мәдәният йорты, китапханәсе, җирлеүзидарә берләшеп “Әфган-йөрәк ярасы” исемле очрашу кичәсе үткәрдек. Җирлеүзидарә башлыгы Рамил Кәбир улы безнең җирлектән киткән егетләр турында сөйләп узды. Мәктәп балалары һәм үзебез дә бик күп мәгълүмат белдек Биек таудан килгән Хәйруллин Мөнир Габидулла улы сүзләреннән. 1962 елныӊ 13 октябрендә Кыргызыстанның Ош шәһәрендә дѳньяга килә. Әтисе Габидулла абый тумышы белән Биек-Тау авылыннан, авиация ѳлкәсендә укып-эшләп, язмыш җилләре шул шәһәргә китергән була. Мѳнир Габидулла улы Уссурийск шәһәрендәге югары хәрби училещены, инженер дипломы алып тәмамлагач, яшь лейтенантны Әфганстан дәүләтенә хәрби бурычын үтәргә юллыйлар. Сугышчан нокталарныӊ үзәгендә катнашмаса да, инженер буларак тѳзелеш эшләре барган объектларны күтәрүдә хезмәт итә. Ләкин тирә-якта шартлау-гарасат барган минутларда тыныч күӊел белән эш алып баруы бик җиңел түгел.. Ул афган җиренә кергәч, анда яшәгән халыкның яшәешенә шакката. 80-еллар башында алар җирне сука белән сукалыйлар, юлларның начарлыгына исе китә. Андагы климат шартлары безнең егетләрне кайберләрен аяктан да ега. Ул үзенең фотоаппараты белән фотографияләр төшереп алып кайта һәм фотоальбом ясый. Шул альбомны да алып килгән иде. Балалар да бездә бик кызыксынып карадык. Әле ул баянда да бик оста уйнаучы икән, берничә көй дә уйнап күрсәтте. Булачак егетләребезгә дә киңәшләр бирде. Бүгенге кѳндә Биек-Тауда ата-бабаныӊ туган нигезенә кайтып тѳпләнде. Яӊа гаилә корып, тормыш иптәше Гѳлнара белән нәселле атлар үрчетү эшен алып баралар. Безне укучылар белән экскурсиягә чакырдылар. Кичәбез ахырында бер-беребезгә исәнлек-саулык  һәм беркайчан да сугышлар булмасын иде дигән теләкләр теләдек.

Китапханәче Солтанова Айгөл.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев