Апаслыга АКШ университетыннан Рәхмәт хаты килгән
Данлыклы якташыбыз, Коштавылы турындагы "Күл буенда кошлар тавында" китабын чыгаруда зур көч куйган Наил Галиуллинга АКШның Арканзас университетыннан Рәхмәт хаты килде, дип яза Апас җирле басмасы. Әлеге хатта китапны университет китапханәсенә бүләк итеп, чит тел, шул исәптән татар телен, өйрәнүче яшьләргә зур этәргеч бирүе билгеләп үтелгән. "Татар-информ" агентлыгы былтыр июльдә...
Данлыклы якташыбыз, Коштавылы турындагы "Күл буенда кошлар тавында" китабын чыгаруда зур көч куйган Наил Галиуллинга АКШның Арканзас университетыннан Рәхмәт хаты килде, дип яза Апас җирле басмасы. Әлеге хатта китапны университет китапханәсенә бүләк итеп, чит тел, шул исәптән татар телен, өйрәнүче яшьләргә зур этәргеч бирүе билгеләп үтелгән.
"Татар-информ" агентлыгы былтыр июльдә шушы китап туе турында бәян иткәндә хәбәр биргәнчә, басма авыл кешеләре турындагы уникаль җыентык булып чыккан: элек архив документларында гына сакланган, атадан угылга тапшырылган белешмәләр инде китап булып дөнья күргән. Китап чыгару башлангычы белән шушы авыл кешесе - "Апас" якташлыгы вице-президенты Наил Галиуллин чыкканлыгы һәм автордаш булганлыгы билгеле. Китап язуны исә танылган журналист Хәмзә Бәдретдинов башкарган һәм ул үзе дә тумышы белән шушы район кешесе. 1 мең тираж белән басылган китап формалашканда исә автор 200дән артык йортта булып, мәгълүмат җыйган.
http://tat.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев