Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Асия Авзал кызы Усманованың – олуг юбилее

Асия Авзал кызы Усманова 1928 елның 29 гыйнварында Кече Урыссу авылында дөньяга килә.

Балачагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән кызчыкка бик иртә олыгаерга туры килә - ул өлкәннәр белән беррәттән колхоз эшенә чыга, берьюлы мәктәптә дә укый. 1952 елда гаилә корган Асия хезмәт юлын Ютазы элеваторында дәвам итә. Кырык елдан артык гомер кичергән ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ул дүрт оныгына кадерле әби. Күп санлы юбилей медальләре белән хөрмәтләнгән тыл хезмәтчәне Асия Авзал кызы Усманова туксан яшьлек юбилее көнендә дә кадер-хөрмәтнең зурысына лаек булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев