Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Асия һәм Нургали Рәфыйковлар сугыш ачысын хәзер дә онытмыйлар

Алты дистәдән артык ел бергә гомер кичерүче Асия һәм Нургали Рәфыйковлар ятимлектә узган балачакларын икебезгә җиде үги әни булды, дип искә алалар.

Бөек Ватан сугышына 1944 елда киткән Нургали ага, мөгаен, I төркем инвалиды булып кайтырмын дип башына да китермәгәндер. 1 нче Белоруссия фронтында танкчы булып дошманга каршы көрәшкә чыккан фронтовик ике тапкыр яралана. Фашист очкычыннан төшкән бомбага эләккән танк әйләнә һәм Нургали ага аның чылбырлары астында кала. Аякларына зур имгәнүләр алган солдат Варшава госпиталендә дәвалана.

Якташыбыз Бөек Җиңүне Берлинда каршы ала. Әмма әлеге тарихи көнне яулап алганчы барган аяусыз алышлар нәтиҗәсендә немец җире мәетләр белән тула. 17 майга кадәр совет солдатлары Берлинны үлекләрдән тазарта. Алар Гитлер яшәгән Рейхстагта булалар, истәлеккә фотога төшәләр. Артына "19 май, Рейхстаг янында 5 санлы мәктәп курсантлары" дип язылган сурәтне карт фронтовик кадерле ядкарь итеп саклый. Ил генә түгел, бөтен дөнья язмышын хәл иткән сугышның канлы көннәрен, ятып калган солдатларны, бер телем ипине бүлешкән иптәшләрен әлеге фотога карап, еш искә алса да, бу хатка сөйләргә яратмый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев