Ат чабышлары - милли бәйрәмебезнең таҗы
Мәйданга Сабан туеның күрке булган тройкалар керде. Мәйданга бизәлгән җигүле атлар керә! Карагыз әле, ничек матур итеп, бөтен күңелен, җан җылысын биреп, яратып бизәгән аларны хуҗалары. Нинди матурлык, нинди хозурык! Бәйрәмебезгә ямь өстәгән бу ат хуҗаларына рәхмәт әйтәбез!.. Сабантуй аланы өстендә яңгыраган алып баручыларның сүзләренә кушылган дәртле көй астында тройкалар...
Мәйданга Сабан туеның күрке булган тройкалар керде.
- Мәйданга бизәлгән җигүле атлар керә! Карагыз әле, ничек матур итеп, бөтен күңелен, җан җылысын биреп, яратып бизәгән аларны хуҗалары. Нинди матурлык, нинди хозурык! Бәйрәмебезгә ямь өстәгән бу ат хуҗаларына рәхмәт әйтәбез!..
Сабантуй аланы өстендә яңгыраган алып баручыларның сүзләренә кушылган дәртле көй астында тройкалар мәйдан әйләнде.
Эх, күңелле атка утырып,
Мәйданнарны бер урау.
Биеп барган ат тоягы -
Иң гаҗәеп кыңгырау...
Искән җилләргә бирешергә теләмичә, башларын каерып, зур горурлык белән җиргә кәс-кәс басып, йөгереп-уйнаклап баручы атларның матурлыгыннан ирексездән күңелдә шигырь юллары яңарды. Тройкалар бәйгесендә беренче урынны алган "АгроМир" җәмгыятеннән килгән җигүле атлар белән Заһир Гыйлаҗетдинов, икенче урынга лаек булган "Кәрәкәшле" җәмгыяте тройкасы белән Рәмис Латыйпов, Тукай исемендәге хуҗалык атлары белән Рамил Гобәйдуллин идарә итте. Өч атны бер итеп йөртү - җиңел эш түгел һәм аны бөтен кеше булдыра да алмый. Кыю йөрәкле җайдаклар кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
Атлар, атлар... Бу күркәм-батыр малкай нинди генә рәвештә басып тормасын, ул ыспай. Чапканда - ярсу матур, үрә басканда - текә матур. Ат хәтта тезләнгән чагында да горур. Борын-борыннан ук халкыбыз ат яраткан, аны тәрбияләгән, Сабантуйга әзерләгән. Аның белән ул яуга ташланган, авыр хезмәттә төп ярдәмчесе иткән. Ихатасында ат асраган крестьян урта хәлле саналган. Хәзер, дөнья кыйммәтләре үзгәргән мәлдә, атка игътибар нык кимеде, аның хәтта, кызганычка, абруе төште дип тә курыкмыйча әйтергә була. Авылларда элек Сабантуй алдыннан сөрән җыярга чыккан атлар хисабына чыгып булмаса, хәзер бу вазифаны велосипед атланган малайлар башкара.
Ат чабышлары быел төп мәйданга якынрак урында ясалган яңа трассада узды. Шуны әйтергә кирәк, Сабан туен оештыручылар аның бөтен шартын китергәннәр, иң мөһиме, җанатарлар өчен куркынычсызлык шартлары тудырганнар иде.
Сабан туеның таҗы булган ат чабышларында үзебезнең авыллардан, предприятиеләрдән, күрше-тирә районнардан килгән 15 ат 2200 метр арада көч сынашты. Район башлыгы Рөстәм Нуриев кулында шарт иткән мылтык тавышы иң беренче юртаклар өчен старт булып яңгырады.
Җир тетрәнә, җил үрсәләнә, җан алгысына... Юртакларның борын канатлары чатнап киңәйгән, күзләрендә - кыргый ут.
Җанатарларның көчле алкышы, хуплау тавышы астында финиш сызыгын беренче булып Баулыдан килгән Блокпост кушаматлы айгырда Валерий Соколов узды. "Тимербаев" хуҗалыгы аты - Буча кушаматлы биядә ярышкан Эдуард Хөсәенов - икенче, "Кәрәкәшле" хуҗалыгыннан Киберкел кушаматлы айгырда Динар Китапов - өченче урында.
Ярыш юлына чиста токымлы атлар чыкты. Дөньяны тетрәтеп типкән ат йөрәгенә өзәңгегә басып, җилгә каршы бөгелеп, тезгенне нык кулларында тоткан җайдак егетләрнең дә йөрәк тибеше кушыла кебек. Бер-берсен уза-уза финишка якынлашкан җилдән җитез атлар арасыннан быел беренчелек вымпелы "Горизонт" җәмгыятеннән Мускатный кушаматлы айгырга насыйп булды. Җайдагы - Юрий Пермяков. Икенче урында - Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесеннән килгән Барс кушаматлы атта ярышкан Динар Йосыпов. Моннан берничә ел элек узган Сабантуйларда җиңү яулаган "Сәүбәнов" хуҗалыгынннан Ринат Нуриев иярләгән Фейринг кушаматлы айгыр быел финиш сызыгын өченче булып кына узды.
Алда көрәш, алда бәйге буласын тойган ат йөрәге ярсый... Ярышка чыккан җирле атлар хәтта старт биргәнне дә көтеп торырга теләмәде, алар алга ыргылдылар. Җиргә ятып диярлек томырылып чапкан тулпарларның тояк асларыннан туфрак кантарлары түгел, ә очкыннар атылып кала кебек. Сабантуй мәйданы гүли, халык аягүрә, күкрәк читлегенә сыеша алмый типкән йөрәкләр үз лачынын көтә... "Кәрәкәшле" хуҗалыгыннан Мальчик кушаматлы айгырда Эмиль Хөсәенов җиңү яулады. "АгроМир" җәмгыяте атлары - Сержант кушаматлы меринда чапкан Рәмзил Сафиуллин, Гуля кушаматлы биядә ярыш тоткан Илназ Мөхәммәтшин икенче һәм өченче урыннарга лаек булды. Сүз уңаеннан, "АгроМир" җәмгыятеннән ел саен ярышларда көч сынашу өчен күп ат килә. Быелгы ярышка да ул дүрт ат чыгарды.
Ат ярышлары быел бераз үзгәрәк узды. Башка елларда аларны төп мәйданга кертеп, тагын бер кат халыкның рәхмәтен җиткерсәләр, быел алар урында гына котландылар. Җайдаклар белән беррәттән, атлар да бүләкләргә лаек булдылар.
Оештыручылар бу гамәлне атларның ярсуы һәм бәйрәм итүче халыкның иминлеген саклау максатында күрелә, дип аңлаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев